Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Булачак шәфкать туташы тамбурлы чигү остасы турында фәнни эш язган. Калфак тегү буенча осталык дәресләрен дәвам итүне сорыйлар. Нәбирә Гыйматдинова иҗаты турында сорауларны үзенә биреп булачак.

Булачак шәфкать туташы тамбурлы чигү остасы турында фәнни эш язган. Медицина көллияте студенты Гүзәл Һадиуллина Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы игълан иткән конкурсның «Татар авыллары тарихы» бүлегендә катнашты. Аның фәнни-эзләнү эше Мамадыш төбәгендә яшәүче якташы В.Максимова иҗатына багышлана. Этнография белгече Валентина Петровна гомер буе тамбурлы чигү, милли сәхнә киемнәре тегү белән шөгыльләнә икән. Алтмыш яшьтән узган булса да, керәшен, чуаш, татар ансамбльләрен чыгышларга әзерләүне дәвам итә, төрле зурлыктагы  курчаклар киендерүгә дә алына. Дәрәҗәле бәйгеләрдә һәм ярминкәләрдә күп тапкырлар билгеләп үтелгән  кул остасының иҗат тәҗрибәсе турында язу темасын беренче  курс студентына татар теле укытучысы Илһамия Зәйнуллина тәкъдим иткән. Җитәкчесе канәгать, уртак хезмәтләре бу атнада II дәрәҗәле диплом белән бәяләнде.     
                                                                                                                            * * *  
Калфак тегү буенча осталык дәресләрен дәвам итүне сорыйлар. 19 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында татар конгрессы, «Ак калфак»белән берлектә, мастеркласс оештырган иде. Калфак тегү күнекмәләрен 35 катнашучы алды. Яшь кызлар һәм ханымнар велюрдан, бәрхеттән хатын-кыз баш киемен тегү нечкәлекләренә төшенделәр. Кул эшләре белән утыру үзенә бер аралашу кичәсенә әйләнде. Ә ул көнне килә алмаганнар, кабатлауны сорап, һаман да шалтыраталар икән. Бу атнаның сишәмбесендә калфак тегү түгәрәге җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина татар конгрессы кабинетында кечкенә төркем өчен өстәмә дәрес үткәрде. Май аенда фетрдан милли бизәнү әйберләре ясарга өйрәтүне планлаштыралар.    
                                                                                                                            * * *  
Нәбирә Гыйматдинова иҗаты турында сорауларны үзенә биреп булачак. 28 апрельдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә танылган язучы белән очрашу кичәсе үткәрергә әзерләнәләр. Егермедән артык китабы арасында беренче хикәяләре дә, «Сәвилә», «Бүре каны», «Синдә минем хакым бар», «Китәм, димә» һәм башка романнары да  кулдан төшми укыла. Күргәзмә әзерләү өчен әсәрләрен безнең китапханәчеләр филиаллардан җыеп туплаганнар. Хатын-кыз әдибәләр арасында Татарстанның бердәнбер халык язучысына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Түбән Кама татар дәүләт драма театры «Сихерче» пьесасыннан өзек күрсәтер дип көтелә. Хәсән Туфанның «Алиһә» шигыренә көй язган Илһам Хисмәтуллин бу җырны очрашу барышында үзе башкарачак. 

Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев