Коену урыннары билгеле
19 гыйнварда православие динендәгеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Коену урыннары да билгеле. Кама елгасына шәһәр предприятиеләреннән агынты сулар эләгү ихтималын исәпкә алып, анда иордань киселмәячәк. Түбән Камада Красный Ключ бистәсендәге чишмәдә коенырга була. Шулай ук коену урыннары Кушай, Ширәмәт, Иске Чишмә, Олы Аты, Кармалы, Келәтле, Балчыклы, Ачы авылларындагы һәм Кама Аланы бистәсе янындагы сулыкларда һәм чишмәләрендә оештырылачак. Анда полиция һәм медицина хезмәткәрләре дежур торачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев