18 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк
Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте.
-
Бүләкләр быел да була
Редакциягә шалтыратып, 2019 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылганнар өчен бүләкләр уйнату турында искә төшерүчеләр шактый. «Быел бүләкләр булмыймы әллә?», «Газетаның купон бастырылган саны килмәде бугай, тагын бер мәртәбә бастырсагыз иде» дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Борчылучыларны тынычландырырга ашыгабыз: «Туган як»тан бүләк» конкурсы быел да булачак.
-
Газеталарны санлаштыра башладылар
Түбән Кама шәһәр архивында җирле басмаларны – «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарын санлаштыру башланды. Узган чәршәмбедә, А2 форматта архив документларының күчермәләрен ала торган махсус сканер ярдәмендә, һәр ике газетаның беренче саннары күчермәләре алынды.
-
Уңай бәя биргәннәр
Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре узган ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә исәп-хисап тоткан.
-
Коену урыннары билгеле
19 гыйнварда православие динендәгеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Халыклар дуслыгы йортында экскурсияләр дәвам итә.
-
Бөек шәхес истәлегенә
«Шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында, язын Бакый Урманче урамы төзекләндереләчәк. Төгәлрәк әйтсәк, эшләр Химиклар урамының уң ягыннан алып, Тынычлык урамына кадәр башкарылачак.
-
«Снегоход»та йөрисе килгән
1955 елгы бер түбәнкамалы снегоход сатып алырга теләгән. Аны ул интернет аша эзләгән.
-
Акчасын түләгән, ә товар килмәгән
Бер ир монотәгәрмәч сатып алырга теләп, алдакчыларга 17 мең сум «бүләк иткән».
-
Бинаны киңәйтәчәкләр
ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрын төзекләндерүгә 100 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акчага бина яңартылачак һәм тагын бер тамаша залы төзеләчәк.
-
Өй туйлары көтелә
Тынычлык урамында урнашкан 121 нче йорттагы квартирлардан ачкычлар тапшырылган.
-
Тырышлыклары юкка булмаган
Түбән Кама җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр һәм районның иң яхшы чыршы шәһәрчекләре арасында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
-
Коткаруны теләмәгән
Түбәнкамалы күршеләрен янгыннан коткарган. Моның өчен аңа ут чыккан квартирга ике мәртәбә керергә туры килгән.
-
Борынга суккан өчен үтергән
Бызов урамындагы 10 нчы йорттагы квартирларның берсендә ике мәет табылган. Билгесез адәм 51 яшьлек ирне һәм 45 яшьлек хатынны пычак белән кадап үтергән.
-
Киңәшле эш таркалмас...
Элек-электән, җитди эшләр кылыр алдыннан, ил җитәкчеләре аксакаллар белән киңәшә тоган булган. Бәлки шуның өчендер, 20 ел элек Түбән Камада аксакаллар шурасы оешкан да инде. Аллага шөкер, ул бүгенге көндә дә актив эшләп килә.