Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Беренче конкурста – беренче урын

Казанда «Бакчачы көне – 2018» дигән зур күргәзмә узды. Анда бакчачылык ширкәтләре арасында уздырылган конкурста Түбән Каманың «Строитель» бакчачылык ширкәте беренче урынга лаек дип табылды.

Бакчаларга һәм дачаларга кагылышлы мондый зур бәйрәмнең республикада беренче мәртәбә уздырылуы. Андагы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты. 
Шунысы куанычлы, Түбән Кама бакчачылары алып килгән күргәзмә күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Хәтта Президент та безнең бакчачылар уңышын югары бәяләгән. «Күрүебезчә, бакчачылар – бик тырыш кешеләр. Үзләренең кечкенә генә җир бүлемтегендә хезмәт куеп, зур уңыш җыеп алалар», – дигән ул.
Чыннан да, Түбән Кама районы республикада иң «дачалы» район булып исәпләнә. Бездә барлыгы 29 бакчачылык ширкәте, шуларда 27 меңнән артык җир бүлемтеге бар. Ә «Строитель» ширкәтенен иң яхшы бакчачылык ширкәте буларак беренче урынны яулавы табигый. Түбән Камадан ерак кына түгел урнашкан әлеге ширкәт 1966 елда ук төзелгән. Гомуми 268 гектар мәйданны биләгән ширкәттә 3600 бакча участогы исәпләнә. Һәрберсенә су кертелгән, электр үткәрелгән. Ширкәт сак хезмәте белән тәэмин ителгән. Кыскасы, дача хуҗаларына бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. 
Фотода: күргәзмәнең Түбән Кама бакчачыларына багышланган өлешендәге экспозиция янында ТР Президенты истәлеккә фотога да төште.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев