18 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Беренче конкурста – беренче урын
Казанда «Бакчачы көне – 2018» дигән зур күргәзмә узды. Анда бакчачылык ширкәтләре арасында уздырылган конкурста Түбән Каманың «Строитель» бакчачылык ширкәте беренче урынга лаек дип табылды.
-
Берсе – эшли, икенчесе – тикшерә
Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыгы реформасы узды. Аның нәтиҗәсендә 15 идарәче компаниядән бары икесе – «Жилье» һәм «ПЖКХ-17» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр генә калган. Башкалары исә, элек барыбызга да таныш йорт идарәләре, хәзергечә әйткәндә, подрядчы оешмалар буларак, йортларны һәм ишегалларын җыештыру, агымдагы ремонт ясау һ.б. буенча хезмәт күрсәтә.
-
Битараф кала алмыйлар
Экология-биология үзәгендә шөгыльләнүче балалар экологлар белән берлектә «Урман көне» акциясен уздырганнар. Алар «Лента» гипермаркеты артындагы урман янын чистартып, 200 капчык – 10 кубометр чүп-чар җыйганнар.
-
Түбән Кама яхшылыкка тарта
22 сентябрьдә Лемаев скверындагы амфитеатр мәйданында, Түбән Кама шәһәренең рәсми туган көне уңаеннан, төрле чаралар һәм бәйрәм концерты була.
-
Эшлекле сәяхәттә
19 сентябрьдә Түбән Камага республиканың икътисад министры Фәрит Әбделганиев килә.
-
Сәламәт яшәү рәвеше яклылар
«Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан шәһәребездә «Түбән Кама кроссы-2018» гомуми йөгерү ярышлары булып үтте. Быел аның 11 нче мәртәбә уздырылуы. Йөгерештә узган елдагыга караганда күбрәк кеше – 26 578 түбәнкамалы катнашкан.
-
Тагын бер бала тапталган
Вахитов урамы аша җәяүлеләр юлыннан чыгучы 13 яшьлек кызны «Лада Калина» автомобиле бәрдергән.
-
«Айсылу» килә
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә беренче тапкыр «Айсылу» фильмы күрсәтеләчәк.
-
Котлаган да, куркыткан да
Түбән Каманың 27 нче мәктәбенә чәчәк тоткан бер ир килеп кергән. Сак хезмәткәрләренә ул 9 нчы сыйныфта укучы кызын туган көне белән котларга теләвен әйткән, хәтта паспортын да күрсәткән.
-
Төрле чаралар уздырылды
Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге узды. Ул республикада милләтара бердәмлекне ныгыту максатыннан уздырыла. Шул нисбәттән Түбән Кама үзәк мәчете вәкилләре балалар йортында толерантлык дәресе үткәргәннәр.
-
Электрны өзәчәкләр
Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б. планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.
-
Катнашырга теләсәгез
«Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
-
Кабул итү
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә: