Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бердәмлектә яшик!

Халыклар дуслыгы йортында милли ашлар бәйрәме узды. Хөкемчеләргә үз ризыкларын шәһәребезнең 12 милли оешмасы тәкъдим итте.

«Кундюбочка» – эчлеге карабодай ярмасы белән гөмбә кушылып ясалган пилмән 18 нче гасырда рус халкында бик популяр булган. Аны башта кыздырганнар, аннары чүлмәктә пешергәннәр. «Нарын» үзбәк ризыгы, аны кияүгә кәләшне сорарга барыр алдыннан пешергәннәр. Ә әзербайҗаннарның «шах-пылау» ашы туйга пешерелә, аны капсаң, тормышың җитешле һәм җиңел була, дип фаразлаганнар. Йөзем яфрагына төрелгән голубцы, кумбарак, дүрт төрле иттән ясалган шашлык, кабак коймагы – бәйрәмгә һәр милләт вәкилләре тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора. Өстәлләр ризык белән тулы, ә залда хуш исләрдән баш әйләнә.
Милли оешмалар ашларны үзенчәлекле итеп тәкъдим иттеләр: әкиятләрне сәхнәләштерүне, җырларны, биюләрне тамашачылар да, жюри әгъзалары да яратып кабул иттеләр. Мәсәлән, «Керәшеннәр» оешмасы күзикмәк, дурчмак, пирмәнкә һ.б. милли ашлар белән кунакларны җырулар белән каршы алу күренешен күрсәттеләр. «Сүрәкә» һәм «Баш Чишмә» җыр ансамбльләре чыгышлары кунакларны битараф калдыра алмады. Нәтиҗәдә, «Керәшеннәр» оешмасы беренче дәрәҗә дипломына ия булды.
Ә фестиваль тәмамлангач, кунаклар да, катнашучылар да милли ашлардан авыз иттеләр, җырлар һәм биюләр алга таба да дәвам итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев