Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Белгеч: Махсус хәрби операциядә катнашуның бер көне стажда ике эш көне буларак исәпләнә

Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Махсус хәрби операциядә катнашуның бер көне стажда ике эш көне буларак исәпләнә, дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

«Махсус хәрби операциядә катнашуның бер көне стажда ике эш көне буларак исәпләнә. Бу ташламалы иминият стажына да кагыла», — дип ачыклык кертте министр Закон чыгару советы президиумы утырышында.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашкан чор 3,6 пенсия коэффициенты буларак исәпләнәчәк. Бу — иминиятләштерелмәгән чор өчен пенсия коэффициентларының икеләтә күләме.

Моңа кадәр без Түбән Камадан хәрби операция зонасына өч тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелде дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев