Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Камадан хәрби операция зонасына өч тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелде

Йөк мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре үтенече буенча җыелды.

Сигезенче декабрь, пәнҗешәмбе иртәсендә Түбән Камадан хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр.

Йөк мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре үтенече буенча җыелды. «ГАЗель» машинасына кием-салым, гигиена чаралары, дарулар һәм башка кирәкле әйберләр төялде. Барлыгы өч тоннага якын әйбер җыелды.

Йөк машинасы инде иртәгә үк билгеләнгән урынга килеп җитәчәк. Машинаны Белгород өлкәсенең вакытлыча саклау пунктында бушатачаклар. Аннан йөкне алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук госпитальләргә җибәрәчәкләр.

Моңа кадәр без түбәнкамалыларның «Тимер» батальоны сугышчыларына «УАЗ» автомобиле тапшыруы турында язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X