Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Аның турында яратып сөйлиләр

Олы Аты авылында зур хөрмәткә лаек булган кешеләр санап бетергесез. Шуларның берсе - Мария Дмитриевна Морозова. Марҗук әби (авыл халкы аңа яратып шулай дәшә) 1925 елның 5 февралендә Дмитрий һәм Феодосия гаиләсендә дөньяга килгән. - Мин бик авыр яшәдем, кызым, - дип башлады ул сүзен. - Без ун бала идек,...

Олы Аты авылында зур хөрмәткә лаек булган кешеләр санап бетергесез. Шуларның берсе - Мария Дмитриевна Морозова. Марҗук әби (авыл халкы аңа яратып шулай дәшә) 1925 елның 5 февралендә Дмитрий һәм Феодосия гаиләсендә дөньяга килгән.
- Мин бик авыр яшәдем, кызым, - дип башлады ул сүзен. - Без ун бала идек, әмма бүгенге көндә үзем генә калдым. 30 нчы елларда аерым хуҗалыклары булган өчен әти-әнине Себергә кудылар. Өйдә дүрт бала калдык. Бик авыр булды.
Җиде яшьлек бала золотуха авыруын йоктырган. Игътибарлап каралмаган, дәваланмаган Мария чирне авыр кичергән. Нәтиҗәдә, уң кулы параличланып, гәүдәсе бөкрәеп, гарип калган. Бирешмәгән, эштән курыкмаган, барын да сул кулы белән эшләгән. Күп кешеләрнең сарайларын, мунчаларын кызыл балчык белән сылаган. «Трудовой» совхозында озак еллар хезмәт иткән. Тик менә кияүгә чыгарга насыйп булмаган аңа.
Әти-әнисе бик дини кешеләр булган. Мария бәләкәйдән үк бөтен иманнарны белә. «Чиркәүләр җимерелгән, дин тыелган вакытта почмактагы тәреләрнең кырыйларын ялтырап торган фольгадан челтәр ясап матурлаган», - ди Марҗук әбине карап-тәрбияләп торучы 69 яшьлек Фекла түти.
Марҗук әби гомер буе паспортсыз яшәгән. «Мин эшләгән урында паспорт кирәк булмады. Безгә язык (гөнаһ) бит ул. Пенсия алмыйм. Заманында районыбызда танылган мич чыгаручы Иван дәдәй дә, энесе дә пенсиясез яшәделәр. Аллага шөкер, аларны теге дөньяга хәстәрләп озата алдым, - дип дәвам итә ул. - Кияүгә чыкмасам да, карап торучыларым күп, хәлемне белешеп торалар».
Төп терәге, ярдәмчесе - Фекла түти. Марҗук әби аны хәтта кызым дип тә йөртә. Түти аны ашата, өен җыештыра, мунча да кертә. «Марҗук түтине карау - төп бурычым», - ди ул. Әле 18 февральдә уразага каршы бәйрәм келәвенә чиркәүгә алып барганнар.
Без сөйләшкән арада, чәй кайнап чыкты, Фекла түтинең шунда уйнап йөргән бер яшьлек оныгы Герман әбине җитәкләп өстәл янына алып килде. Бу йортта бигрәк тә игелекле кешеләр яши икән. Аларның яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын, дип телисе генә кала.
93 яшьлек Марҗук әби турында авыл халкы бары тик уңай яктан гына сөйли: «Ул яшь бала кебек гөнаһсыздыр, үзе тыйнак, күп сөйләшмәс», - диләр. Минем белән сөйләшкәч, елмаеп кулларымнан тотып: «Рәхмәт, кызым. Тагын кил. Соңгы юлга озатырга да кил», - дип саубуллашты.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X