Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Зирәклектә сынашыйк

Кечкенә укучыларыбызга узган айда 10 табышмак тәкъдим иткән идек. «Туган як» газетасының ВКонтакте челтәре төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) һәм электрон адресыбызга 10 кеше җавап язып җибәргән.

Дөрес җаваплар түбәндәгечә: «з» хәрефе, сәламәтлек, буш савыттан, картада, коры, күләгәсеннән, уй-фикер, кәбисә елында, авыру, үткән гомерне. Җиңүче – Сәет Садыйков, 14 яшь. Котлыйбыз!
Ә без сезгә тагын 10 табышмак тәкъдим итәбез. Җавапларны «Туган як» газетасының ВКонтакте челтәре төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) яки электрон адреска (tuganyk@yandex.ru) җибәрүегез сорала. Барлык табышмакларга дөрес итеп беренче җавап бирүченең исеме июль аенда чыгачак «Балалар почмагы» сәхифәсендә күрсәтеләчәк.
1) Һәркемдә бар. Ул нәрсә?
2) Бер тавык − тавык, ике тавык нәрсә?
3) Патша кемгә баш ия?
4) Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. 
5) Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. 
6) Шәһәрләр − йортсыз, Диңгезләр − сусыз. 
7) Каз нигә йөзә?
8) Капка аркылы ыргытып булмый?
9) Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?
10) Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев