Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Изге эше дәвам итә

36 нчы микрорайон халкын 19 нчы мәктәпкә җыйган Корбан ашына барганда, мәрхүм Илдар Зарипович Хәйбулов искә төште. Ул башлаган изгелек бүген дә дәвам итә, тик үзе генә юк... Мәктәп ишеге бусагасыннан ук, «Рәхим итегез!», «Бәйрәм белән сезне!», дип елмаеп укучылар каршы алды. Ашханә бүлмәсендә мул табынлы өстәлләр буйдан-буйга тезелгән, урын...

36 нчы микрорайон халкын 19 нчы мәктәпкә җыйган Корбан ашына барганда, мәрхүм Илдар Зарипович Хәйбулов искә төште. Ул башлаган изгелек бүген дә дәвам итә, тик үзе генә юк... Мәктәп ишеге бусагасыннан ук, «Рәхим итегез!», «Бәйрәм белән сезне!», дип елмаеп укучылар каршы алды. Ашханә бүлмәсендә мул табынлы өстәлләр буйдан-буйга тезелгән, урын һәрбер микрорайон кешесенә җитәрлек. Шул арада, ап-ак яулыклы әбиләр, түбәтәй кигән аксакаллар, ата-аналар, укучылар, укытучылар җыйналып та өлгерде. Бу бәйрәмне мәктәп директоры Шамил Шәймәрданов ачып, быел кунакларның тагын да күбрәк булып, нур өстенә нур өстәлүен искәртте. ТЭЦның өлкәннәре дә килгәннәр иде. Форсаттан файдаланып, бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен, профком рәисе Гүзәл Гатинага рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә үзәк мәчеттә укыту бүлеген җитәкләүче яшь белгеч - Габделкәрим хазрәт (Алмаз Гыйззәтуллин) Корбан бәйрәменең тарихын күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Аһәңле тавышы, кыюлыгы, актуаль темаларны яктыртуы, тамашачыларның сорауларына җавап бирүе - һәммәбезгә дә үрнәк булырдай... Микрорайоныбыз халкы өчен янып-көеп йөрүче җирле үзидарә рәисе Ремида Проведная, Татарстан пенсионерларының региональ бүлек рәисе Лилия Әһлетдинова да үз теләкләрен җиткерделәр. Гомумән, безнең 36 нчы микрорайон үзе бер шәһәрчектәй ул. Монда халык өчен бөтен шартлар тудырылган. Аллага шөкер, хөрмәтле кешеләребез дә байтак: Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф бабай Гыйлаҗев, Татарстанның шәрәфле әгъзасы, ветеран укытуч ы Галимҗан Вәлиев, тынгы белмәс олы йөрәкле педагог Анна Гурьевна, бүгенге көндә дә сабыйларыбызның тәрбияле булуы өчен янып-көеп йөрүче аксакалыбыз Миңнегаян Ягъфаров һ.б. Шушындый милли-дини бәйрәмнәр халыкны берләштерә, елдан-ел зуррак игътибар бирелгәнлектән, алар сабыйлар күңеленә үтеп керә. Язмам башынлда телгә алганча, микрорайонда корбан ашы уздыру гадәтен мәрхүм эшмәкәр Илдар абый Хәйбулов башлап җибәргән иде. Аның ул изге гамәлен бүгенге көндә дә дәвам иттерүчеләр барлыгы шатландыра. Бу уңайдан, 19нчы мәктәп коллективына рәхмәтлебез. Кылган яхшылыклар бары яхшылык кына булып кайтсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев