22 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Бабай һәм «бөке»
Казанда «бөке»ләрсез буламы инде ул? Алардан, бигрәк тә, эшкә баручылар һәм кайтучылар зарлана. Күптән түгел шундый «бөке»ләрнең берсенә мин дә эләктем. Көпә-көндез, бар кеше эштә булганда. Барып җитәсе урынга нибары ике тукталыш калгач кына… Автобус туктагач, берничә кеше шунда ук төшеп, җәяү киттеләр. Бераздан тагын берничәсе кузгалды. Күпмедер вакыттан соң,...
-
Ватанны сакларга киттеләр
Узган шимбәдә Түбән Кама шәһәреннән һәм районыбыз авылларыннан тугыз егет хәрби хезмәткә китте. Аларның дүртесе - Һава-десант, калганнары Космик, Тимер юл гаскәрләрендә һәм Хәрби-диңгез флотында хезмәт итәр, мөгаен. Әмма бу әле төгәл билгеле түгел, чөнки аларны кайда җибәрәселәрен Казанда, республика комиссиясендә ахыргача хәл итәләр. Ничек булса да, берсе дә начар...
-
Самбочы кызлар уңышы
Узган ял көннәрендә Казанда самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Анда безнең «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче кызлар да катнашып, зур уңышка ирештеләр. 27нче мәктәпнең унберенче класс укучысы Гөлия Мотыйгуллина 1992-94 елгы юниор кызлар (яшьләр) арасында барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулады. Аннан соң ул әле зурлар белән дә көрәште һәм...
-
Куанырлык нәрсәләр күп
Безгә - өлкәннәргә хәзер күп кирәк түгел. Барына - канәгать. Тирә-ягыбыздагылардан аз гына игътибар, хөрмәт булса, шуңа куанабыз. Урамга чыксаң, ишегалларының кардан чистартылганын күреп, иртә таңнан тырыш хезмәт куючыларга кат-кат рәхмәт укыйбыз. Автобуска, трамвайга килеп керсәң, яшьләр урыннарыннан күтәрелеп урын бирәләр икән, күңелебез була. Менә бу тәрбияле бала икән, дип...
-
Яламыйлар гына
Бу җәйдән башлап, безнең Шинчылар урамындагы 51нче йорт янәшәсендәге юлны карап та куялар инде! Җәй азагында аның асфальтын алмаштырдылар. Бер мәртәбә юлга асфальт җәйгәннән соң, кабаттан эшләделәр. Әһә, хатын-кызлар консультациясе яны булганга күрә шулай эшлиләр, дип уйладык. Беркатлырак әбиләр исә, «йөкле хатыннарны кайгырталар», дип, җитәкчеләргә рәхмәт укыды. Сере гади генә...
-
Изге эше дәвам итә
36 нчы микрорайон халкын 19 нчы мәктәпкә җыйган Корбан ашына барганда, мәрхүм Илдар Зарипович Хәйбулов искә төште. Ул башлаган изгелек бүген дә дәвам итә, тик үзе генә юк... Мәктәп ишеге бусагасыннан ук, «Рәхим итегез!», «Бәйрәм белән сезне!», дип елмаеп укучылар каршы алды. Ашханә бүлмәсендә мул табынлы өстәлләр буйдан-буйга тезелгән, урын...
-
Күңелне борчый
Татар теле, милләт дип, купшы сүзләр чәчәргә яратабыз. Дөрес, узган гасырның илленче, алтмышынчы, җитмешенче ел балалары авыз тутырып татарча сөйләшәбез, үз туган телебездә әдәби китаплар укырга да яратабыз. Әмма хәзерге вакытта кайсы гына китапханәгә керсәң дә, анда һаман да шул без үскәндә укыган китаплар гына. Ни өчендер иктапханәләр яңа китаплар...
-
Гаепсездән гаепле
Безнең халык аңгыра ахрысы ул. Кайберәүләр гел үзләре турында гына кайгырталар, тирә-якта яшәүчеләрнең сәламәтлеге, тынычлыгы хакында уйлап та карамыйлар. Шулай булмаганда, кичен кеше эштән арып кайткач, «перфоратор» белән стена тыкырдатучыларны ничек аңлатырга? Башкалар фикеренә төкереп тә бирмәү шул буладыр инде ул. Кайберәүләр шулкадәргә барып җитәләр ки, кичке сәгать кичке тугыздан...
-
Ярты гасыр яшәсә дә...
Укытучы һөнәрен сайлап, гомерен укучыларына белем бирүгә багышлаган кешенең вакыты мәктәптә, балалар арасында үтә. Ә инде дәрестә укучың үз ана телендә сөйләшсә, аны яратса, анысы - һәр татар теле укытучысы өчен олы бер горурлык. Безнең 10нчы мәктәп укытучысы Тәнзилә Мисхәт кызы Тимофеева да, хаклы рәвештә, үз укучыалрының татар телен белүе...
-
«Нефтехим»да нәрсә булган?
Узган атнада редакция телефоны шалтыратулардан шартлый язды. «Туган як»ка шалтыратучылар фикере бертөрле иде: «Нефтехим»дагы хәлләрне, әледән-әле була торган шартлауларны, янгыннарны нигә халыктан яшерәләр? Гадәттә, куркуның күзләре зур була, диләр. Шуның шикелле, безгә хәбәр итүчеләр дә, бигрәк тә соңгы вакытта халыкның сәламәтлеге какшавын «Нефтехим» белән бәйлиләр. «Әле октябрь аенда гына да...