Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Тату аш татлы була шул

Роза бала чактан ук үзенең яшьтәшләреннән аерылып торды. Әти-әнисе кушмаган җиргә йөрмәде, урамга уйнарга чыкса да, тиешле вакытка кайтты. Кыскасы, мәктәп еллары тыныч үтте аның. Тугыз классны тәмамлагач, төзелеш колледжына укырга керде. Аны кызыл дипломга тәмамлап, зур производствога эшкә юнәлде. Белгечлегемә туры килми димәде, нәрсә кушсалар, шул эшкә риза булды....

Роза бала чактан ук үзенең яшьтәшләреннән аерылып торды. Әти-әнисе кушмаган җиргә йөрмәде, урамга уйнарга чыкса да, тиешле вакытка кайтты. Кыскасы, мәктәп еллары тыныч үтте аның. Тугыз классны тәмамлагач, төзелеш колледжына укырга керде. Аны кызыл дипломга тәмамлап, зур производствога эшкә юнәлде. Белгечлегемә туры килми димәде, нәрсә кушсалар, шул эшкә риза булды. Әмма предприятиеләре ябылгач, аңа яраткан һөнәре белән саубуллашырга туры килде.

Бергә эшләүче Равил исемле егет шул кыска гына вакыт эчендә аны ошатырга өлгергән. Әти-әнисе тапканны әрәм-шәрәм итмәскә өйрәнгән Роза купшы туй ясарга катгый каршы төшә: «Гомерегез буе тиенләп җыйган акчагызны туй дисәң, хәтер калырлык мәҗлескә туздыртасым килми. Никахтан зуррак бәйрәм мәҗлесе булмас. Шуннан да артыгы кирәкми». Ике якның да әти-әнисе белән бергәләп, мәчеткә баралар. ЗАГСка да иң якыннарын гына чакырып, закон алдындагы бурычларын да үтиләр.

Олылар фатыйхасын алган яшьләр матур гына яши башлый. Предприятие ябылу аркасында эшсез калган яшь гаилә башлыгы «Нефтехим»га урнаша, шул ук вакытта Түбән Кама химия-технология институтына укырга керә. Бүгенге көндә алар үзләренең бер бүлмәле квартирларында Ландыш исемле кызларын үстерәләр.

Ул квартирны алуда әлбәттә, инде ике яктан да әти-әниләренең көче керә. Үз куллары белән ремонт ясап бетергәч тә, бу яшь гаилә азан әйттереп, Коръән укыттылар. Әти-әниләрен генә түгел, әби-бабайларын да алып килде алар ул мәҗлескә. Кайсы туганнары гына килсә дә, ачык йөз белән каршы алалар. Бәйрәм җитсә, күчтәнәч алып Равилнең әти-әнисе янына авылга кайтып килергә дә, Розаның әти-әнисен котлап чыгарга да вакыт табалар. Тату аш татлы була, ди халык мәкале. Бу яшь гаиләнең тормышы да шулай татулыкта үтә.

Әле икесенең дә читтән торып укыганнары өчен да түлисе бар. Шуңа да, тормышта әти-әниләре ярдәменнән башка гына яшәп булмый,әмма беркемнән дә бәйле булмас өчен тырыша алар.

Өйләрендә дә килеп керсәң, бөтен нәрсә зәвык белән куелган, барысы да үз урынында. Розаның үз кулы белән чиккән әйберләренә карап сокланып туя алмыйсый. Мәхәббәтләре гомерле, барасы юллары озын һәм чиста булсын иде бу яшь гаиләнең.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев