13 март 2012 яңалыклары
-
Халыкны кабул итәләр
15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, «Роспотребнадзор» белгечләре белән берлектә, халыкны кабул итү оештыра. Кулланучылар буларак, үзегезнең хокукларыгызны яклауга кагылышлы сорауларыгыз бар икән, 14 мартта - Коммерция үзәге (НКЦ) администрациясенә, 16 мартта Базар комплексы администрациясенә бара аласыз....
-
Сорауларыгыз булса….
Россия Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиленең Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр белән очраштыра. 15 мартта - «Татэнергосбыт», 22 мартта - 298нче үзәк район даруханәсе, 29 мартта - салым хезмәте җитәкчеләре 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Студентлар урамындагы 9нчы йортта кабул итә. Алдан телефоннан...
-
Шәһәребез урамнарында — ЭКОавтобус
Россиядә җитештерелгән беренче эксперименталь «ЭКОавтобус»ны, сынаулар үтү өчен, Түбән Кама пассажир автотранспорты предприятиесенә бирүләре хакында газетада хәбәр иткән идек инде. Кичә электр энергиясе белән эшли торган әлеге «гибрид» автобусны журналистларга күрсәттеләр. Бу чарада НПАТП җитәкчесе Юрий Иванов, Саратов өлкәсендәге Энгельс шәһәренең элеге автобус эшләнгән «Тролза» троллейбус заводы техник директоры Сергей...
-
«Утыз ел көтәргә дә риза»
Бу хатымны ничек башларга да белмим. Юк, киңәш тә, ярдәм дә соравым түгел. Бу халәтемнән ничек котылыйм дип тә сүз кузгатмыйм, чөнки җавабын үзем дә беләм. Бары тик тормышта минем хәлдә калучы җаннарны гаепләмәвегезне, аңлавыгызны гына үтенәм. Тормыш шулкадәр буталды. Үз-үземне аңламый бәргәләнәм. Моңа кадәр ничек яшәлгән, шулай дәвам итәргә...
-
Оясында ни күрсә...
Авылдашларым Расих белән Сәгыйдәнең балалары мәктәптә укыганда болай ярыйсы гына иделәр кебек. Инде үсеп җиткәч, җан көегенә әйләнделәр. Беркөнне Сәгыйдә: «Олы малаем миңа кычкырудан да тайчынми. Киендердек, ашаттык, эчерттек, акчасын түләп укытык, белмим, нәрсә җитмәгәндер инде... Тәртипле ата-анадан да шундый бала чыккач», - дип сөйләнеп торган иде. Авылдашлар булгач, мин...
-
60 ел буе бергә
Бу бәләкәй генә буйлы, җилдән җитез йөрүче әбине авылга кайтканда Чапчак автобусында еш очрата идем. Нишләп көн дә шәһәргә йөри икән, яше дә бар бит инде, дип уйлаган чакларым да булды. Кемдер, аның, урыныннан чыккан, тайган сөякләрне утырта алуы хакында да сөйләп алды. Аннары Чапчак авылы Сабантуенда да әлеге 85...
-
Мәхәббәткә ничә яшь?
Будильник инде күптән шалтыраса да, мин иркәләнеп, тормыйча ятам. Ә әнием инде күптән торган. Әнә, аш бүлмәсеннән яңа пешкән коймак исе тарала. Әниемнең, радиодан яңгыраган җырга кушылып, моңланганы ишетелә: «Мәхәббәт - мәхәббәт инде, Була ул һәркемдә дә. Мәхәббәтсез яшәп булмый , Олыгайган көннәрдә дә...» Ничек әле җырларга булган? Иртән эшкә...
-
Тату аш татлы була шул
Роза бала чактан ук үзенең яшьтәшләреннән аерылып торды. Әти-әнисе кушмаган җиргә йөрмәде, урамга уйнарга чыкса да, тиешле вакытка кайтты. Кыскасы, мәктәп еллары тыныч үтте аның. Тугыз классны тәмамлагач, төзелеш колледжына укырга керде. Аны кызыл дипломга тәмамлап, зур производствога эшкә юнәлде. Белгечлегемә туры килми димәде, нәрсә кушсалар, шул эшкә риза булды....
-
Белүчеләр юкмы?
Якыннары Әһлиуллин Габделбәр Абдулла улын (77 яшь) эзли. Ул 29 февральдә Түбән Кама шәһәре Лесная урамы 1нче йорт, 6нчы квартирдан чыгып киткән. Элек хәтерен югалту очраклары булган. Өстендә кызгылт көрән төстәге тун, башында шул ук төстәге шапка, кара чалбар, кара аяк киеме булган. Югары Чаллы, Кызыл Чапчак, Уратма, Каенлы авылларында...
-
Шахмат сөючеләр — Шәңгәлчедә
Шәңгәлче авылының шахмат сөючеләре Ташлык шахматчыларын турнирга чакырдылар. Һәр командада унышар кеше иде. Катнашучыларның яше - 10нан башлап 70кә кадәр. Өч турдан торган ярышта 14.5:13.5 исәбе белән, Шәңгәлче командасы җиңеп чыкты. Әлеге бәйгедә мәктәпнең 54 укучысыннан 39ы катнашты. Ике көн буе барган бу ярышта беренче урынны Айвар Сөләйманов яулады. Икенче...
-
Ветераннар ярышты
Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә шахмат ветераннары арасында шәһәр беренчелегенә ярыш тәмамланды. Турнирда унике иң көчле шахматчы катнашты. Красный Ключ поселогы амбулаториясе табибы Наил Кашапов белән шәһәребезнең танылган тренеры Камил Шәйхетдинов 11 мөмкинлектән 10ар очко туплап тәмамладылар. Җиңүчене ачыклар өчен үткәрелгән өстәмә уенның икесендә дә Камил Шәйхетдинов җиңү яулады...
-
Фермер хуҗалыкларына игътибар арта
Казанда авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар арасында уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре дә бар иде. Сухрау һәм Каенлы авылы җирлеге башлыклары «Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклап калу» номинациясендә җиңгәннәр. Кызыл Чапчак авылыннан фермер Илнур Зәйнуллин хуҗалыгы «Татарстанның иң...
-
Форумда безнекеләр дә катнашты
Уфада Бөтенроссия аграр форум узды. Анда катнашкан Татарстан делегациясендә районыбыз вәкилләре дә бар иде. Форумда Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов та чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, авылда гаилә фермалары оештырылуы турында сөйләде. «Аларның өчесе эшли инде, якын киләчәктә тагын алты ферма төзеләчәк. Авыл җирлегендә 39 кешегә, шәхси хуҗалыкларын үстерү...
-
Ни хәлләрең бар, Түбән Уратма?
Китапханә дә, музей да... Түбән Уратмага баргач, китапханәгә дә кагыласы иттем. Ялгыш музейга килеп эләктем, ахры, дип уйлаган идем. «Дөрес кердек, ник тукталып калдыгыз. Халыкны китапханәгә тарту өчен, безнең Сәрбиҗиһан апа әллә ниләр уйлап таба ул», дип, авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин эндәшкәч кенә китапханәдә икәнебезгә төшендем. Борынгы авыл өе...