Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бүген дә бер-берсенә гашыйк

ЗАГС идарәсендә көмеш туйларын билгеләп үткән Әхмәтшиннәр гаиләсен тәбрикләделәр!

Равил һәм Наилә 25 ел элек «Аулак өй» күңел ачу кичәсендә танышалар. Алар бүген дә бер-берсен яратулары турында әйтәләр. Тормышларында иң зур шатлыклары исә балалар: кызлары Әлфирә, Айшә һәм уллары Салават.
Әхмәтшиннәр гомер буе «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә хезмәт куя. Аларны гомум эш стажы 35 ел тәшкил итә. ЗАГС идарәсе белгечләре Мактау акты тапшырып, «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы котлавын җиткерделәр. Равил һәм Наилә исемнәре ЗАГС идарәсенең Мактау китабына кертелде.

Фото Әхмәтшиннарның шәхси архивларыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев