28 декабрь 2016 яңалыклары
-
“Татфондбанк” клиентларының яртысыннан артыгы “Сбербанктан” акчаларын алганнар
Саннарга килгәндә, Түбән Камада 18 меңнән артык кеше әлеге финанс учреждениесенә ышанып, хисапларын ачканнар. Өч көндә бер миллиардтан акча кайтарылган. Беренче көннәрдә Сбербанк офисларында кеше аеруча күп була. Түләүләр белән кыенлыклар юк. Ә менә әлеге банктан кредит алучыларга бурычны кайтармыйча түләү башкарылмый. Коммуналь хезмәтләрне интернет аша түләп, бердәм хисап үзәгенә...
-
Театр түгәрәгенә йөрүче яшьләр беренче мәртәбә тамашачы алдында чыгыш ясады
Егетләр һәм кызлар шәһәрдәшләргә ике өзек тәкъдим иттеләр. Алар тамашачыга К.Тинчуринның "Казан сөлгесе", Фоат Садриевнең "Сиңа гына әйтәм" әсәрләрен күрсәттеләр. Чакырылган тамашачы - Түбән Кама яшьләре. Егетләр һәм кызлар чыгышларны кызыксынып карады.
-
Вакытлыча тыярга
Россиянең баш санитар дәүләт табибы Анна Попова составында спирт булган эчәргә яраксыз продукцияне берәмләп сатуны тыярга дигән карар чыгара. Әмма барлык эшмәкәрләр дә моңа колак салмый. Эчкечеләр арзан лосьон,одеколлоннар белән баш төзәтә. Ә бу аянычлы тәмамланырга мөмкин. Иркутскида 76 кеше һәлак булган. Быел Түбән Камада 2,5 тонна легаль булмаган алкоголь...