28 август 2012 яңалыклары
-
Таш бәгырьле
Ширәмәт авылында бер хатын үзенең яңа туган баласын дәваханәнең икенче катындагы тәрәзәдән ташлаган. Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Раил Газетдинов сөйләвенчә, җомга көнне тикшерү комитетына Ширәмәт авылындагы дәваханә тирәсендәге агачлар арасында яңа туган малайның үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр килгән. Әлеге вәхшилеккә барган мәрхәмәтсез хатынга, алтынчы баласыннан ни өчен шулай...
-
Кубок Илдуска күчте
Районда урып-җыю эшләре буенча штаб оештырылуы, һәр өч көн саен иң күп ашлык суктырган комбайнчыга күчмә кубок һәм акчалата премия бирелүе хакында язган идек инде. 30 июльдә әлеге штаб тагын «Бәхетле-Агро» җәмгыятенең иген кырында җыелды. Юк, кубок элекке хуҗасында калмады, ә шул ук җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы Илдус Мостафин кулына күчте....
-
Яушта юл булачак
Яуш авылының ике урамына гомуми озынлыгы 2437 метр булган асфальт юл салалар. Бу - федераль программа нигезендә эшләнә. Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов әйтүенчә, юлларны проектлаштыру, төзү белән «Татавтодор» шөгыльләнә. Хәзер өстәге кара туфрак катлавын алып, юлга кызыл балчык салалар. Эшләрне сентябрьгә кадәр тәмамларга исәплиләр. Аннан соң Смыловка авылына...
-
Су коенуы рәхәт, әмма...
Ел башыннан бездә җиде кеше суда батып үлгән. Түбән Каманың аз суднолар буенча дәүләт инспекция-се җитәкчесе Тәлгать Бахтиозин сүзләренә караганда, халык, күпчелек очракта, исерек килеш суга керә. Нәтиҗәдә, су төбендәге берәр тирән чокырга төшеп, тончыгып үлә яки, көчен сынап карарга теләп, күлнең аргы ягына йөзеп чыкмакчы була, әмма булдыра алмый....