Кубок Илдуска күчте
Районда урып-җыю эшләре буенча штаб оештырылуы, һәр өч көн саен иң күп ашлык суктырган комбайнчыга күчмә кубок һәм акчалата премия бирелүе хакында язган идек инде. 30 июльдә әлеге штаб тагын «Бәхетле-Агро» җәмгыятенең иген кырында җыелды. Юк, кубок элекке хуҗасында калмады, ә шул ук җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы Илдус Мостафин кулына күчте....
Районда урып-җыю эшләре буенча штаб оештырылуы, һәр өч көн саен иң күп ашлык суктырган комбайнчыга күчмә кубок һәм акчалата премия бирелүе хакында язган идек инде. 30 июльдә әлеге штаб тагын «Бәхетле-Агро» җәмгыятенең иген кырында җыелды. Юк, кубок элекке хуҗасында калмады, ә шул ук җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы Илдус Мостафин кулына күчте. Өч көн нәтиҗәләре Илдусның «Джон Дир» комбайнында 2006 центнер ашлык суктырганын күрсәтә.
Кайчандыр урман техникумын тәмамлап, бераз урманчылыкта эшләп алган Илдус, киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйләрмен дип уйлап карадымы икән?! 1987 елда Түбән Камага килеп «Сельхозтехника»да эшкә урнашкан ул. Анда кем булып кына эшләргә туры килмәгән: слесарь, электрик, токарь, фрезерчы һ.б. Хәзер ул - слесарь, ә җәйләрен - комбайнчы. Шушы комбайнында инде 5нче мәртәбә урып-җыюда катнаша. «Эш шартларыннан канәгать. Зур булса да, идарә итәргә бик уңайлы», - ди ул «Джон Дир»ын мактап...
Кубокны тапшырганнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы М.Миңнуллин комбайнчыларны районда урып-җыюның соңгы күрсәткечләре белән таныштырдылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев