Намаздагы спортчылар, хаҗга юллама һ.б.
Гадәттә, халык диндәгеләрне билгеле бер кысалар (намазларга йөрү, Коръән укырга өйрәнү, ураза тоту) белән чикләп күзаллый. Әмма алар да, башкалар кебек үк, гади кешеләр. Аермалары - иман ныклыгында һәм шәригать буенча яшәргә омтылуда.
Диндәгеләр дә эшли, күңел ача һәм спорт белән шөгыльләнә. Мөселман егетләр футболны да, хоккейны да, спортның башка...