28 апрель 2017 яңалыклары
-
Газетага да язылыгыз, бүләк тә алыгыз
Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада, ягъни 2 майдан 5енә кадәр редакциягә - Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы) килеп, 2017 елның...
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле дәүләт янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне, чын күңелемнән, һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бу көн гомерләрен ке-шеләр тормышын коткару кебек җаваплы һәм киеренке хезмәткә багышлаган барлык кешеләрне берләштерә. Баш-каларның хәленә керә белү, батырлык һәм тәвәккәллек - сезнең намуслы һәм, шул ук вакытта, куркыныч эшегезнең аерылгысыз өлеше. Сез башкалар кайгысын...
-
Сыерчыклар килгән безгә...
Килде бит җәмәгать яз безгә дә! Ялындырып булса да, килеп җитте. Көннәр ничек кыздыра! Кәефләр күтәрелеп китте, яшиселәр килә башлады. Рәхәт бит, табигать кенә түгел, кешеләр дә уяна. Көннәр җылыта башлауга,кышкы сытык чырайлар да бераз яктыра төшә кебек. Татар халкында элек-электән килгән бер матур гадәт бар: түбә кыекларына кош оялары...
-
Дәрәҗәле бүләк
Түбән Кама язучысы, публицист, драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла Абдуллин «Ел китабы» конкурсында III урынны алган «Чүл бүресе» китабы өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Әлеге конкурста 2015 елда басылып чыккан 356 китап катнашкан. Шуларның 40ы - чәчмә, 45е тезмә әсәрләр, 44е балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан...
-
Урман бете тешләгән
Түбән Кама район үзәк күптармаклы дәваханәсенә бер ир миңе авыртудан зарланып мөрәҗәгать иткән. Тикшерү вакытында табиблар аңарда урман бете тапканнар. Бөҗәкне чыгарып, яраны эшкәрткәннәр. Хәзерге вакытта ир үзен әйбәт хис итә. Белгечләр хәбәр итүенчә, урман бетләренең активлык чоры башланган. Шуңа күрә, табигатькә чыгар алдыннан, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез: тиешенчә киенегез, өйгә...
-
Ветераннар өчен – бушлай
Бөек Җиңү көнендә Түбән Каманың такси йөртүчеләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләреннән Җиңү монументына кадәр бушлай йөртәчәкләр. Машинаны чакыртыр өчен, такси диспетчерына шалтыратып, адресыгызны һәм «ветеран» сүзен әйтегез. Өйгә кайтарган өчен дә түләргә туры килмәячәк. Игелеклелек күрсәтүче такси диспетчерларының телефон номерлары: «Камилла» - 380-380, «Фортуна» - 8-917-222-22-22,...
-
Иң мөһиме – ялкыннан курыкмау
Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме - Зайцевларның уртак бәйрәмнәре. Аларның гомуми эш стажы 58 ел тәшкил итә. Бүген Василий Николаевич, тормыш иптәше Галина Владимировна һәм кызлары Анна - барысы да промышленность зонасына күзәтчелек итүче Федераль янгынга каршы хезмәтенең 1нче отрядында (килешү буенча) эшли. Василий Николаевич үзе, янгын сүндерүче булырмын дип, уйлап...
-
Бакча сезоны башлана
Дөрес, үзләренең бакчаларына әлегә кадәр дә баргалаучылар бар иде. Ләкин хәзер (1 октябрьгә кадәр) анда автобуста барырга мөмкин булачак. Юл хаклары элеккечә кала. Ә ташламага ия кешеләр үзләренең социаль электрон карталарын күрсәтеп йөрергә тиеш була. 101нче маршрут автобуслары «Актүбә - шәһәр зираты» маршруты буенча шимбә көннәрендә йөриячәк. «Актүбә» диспетчерлык пунктыннан...
-
Нурзияне котлыйбыз!
Шәһә-ребездә яшәп иҗат итүче әдибә, Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы, 9 китап авторы, иҗатына карата күп кенә бүләкләргә ия булган 39нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, Нурзия Рәшит кызы Мирхазованы шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Якташыбызны әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз,...
-
Тукай үзе кайткандай булды
Көне матур. Атналарга, айларга сузылган салкыннардан соң, ниһаять, Аллаһының рәхим-шәфкате, дигәндәй, җылы көннәр башланды. Күк йөзе болытлардан арынып, кояш көлә. Шуның җылысына кинәнеп, бөтен тереклек рәхәтлеккә чумган, тирә-якта сафлык, пакълек, гүзәллек хөкем сөрә шикелле. Әйтерсең лә, табигать бәйрәм итә... Көн әнә шулай кояшлы, матур булгангадыр, Тукай һәйкәле янында, әле Шигырь...
-
Мөслимдә оҗмах йорты төзелә
Бер ел элек республикабызның Мөслим районы үзәгендә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, мәңгелек бәхет йорты булган оҗмах бакчаларының бер капкасы ачылды - «Җәмигъ» мәчете төзелешенә нигез салынды. Манарасы, якынча, 30 метр биеклектә, ә мәйданы 800 кв. метрдан артыграк булган әлеге мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым булган ике намаз залыннан кала,...
-
Дөнья малы
Үлем чигенә җиткән бер бай, улын чакырып, васыятен әйтә: - Улым, мин үлгәч, оекбашларымны кигезерсең. - Ни өчен, әти? - Сорашма, мин кушканча эшлә, яме? Шул сөйләшүдән соң, бу бай кеше имамга бер хат тоттыра һәм, үзе вафат булгач, ул хатны улына тапшыруын үтенә... Бай үлә. Аның гәүдәсен кәфенләр алдыннан,...
-
Милләткә хезмәт итүче көч-куәт ияләренең хаклары
Бу вәгаземдә ярдәмгә мохтаҗ катламның хакы түгел, киресенчә, шул мохтаҗларга ярдәм кулы сузучыларның хаклары турында сөйләргә ниятләдем. Әйдәгез, зәгыйфьләр түгел - ә көчлеләрнең, арттан иярүчеләр түгел - башкаларны ияртеп баручыларның, өммәтне, милләтне алга әйдәүчеләрнең хакларына бераз тукталып китик. Сөбханаллаһ, шәригатьтә каралган хакларга күз салыгыз: фәкыйрь-мескеннәр, тол хатыннар, атасыз калган ятимнәр,...
-
Аңлаганнарга бәхет өләшә
Хәзерге вакытта матур-матур шигырьләр язучы шагыйрьләр бихисап. Кайсыларыдыр үз авылына табына, кайсыларыдыр яшьлеген сагына. Әмма иң хәерлесе - Аллаһы биргән сәләтен халыкка динебезне аңлатуга багышлаганнары, кешеләрне - әдәп-әхлакка, олыларны - олыларга, кечеләргә кечелекле булырга өндәгәннәре һәм һәммәбезне бер Аллаһыга гына табынырга чакырганнары. Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә әнә шундый шигырьләрне...
-
Намаз бүлмәсе өчен...
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең икенче катындагы ирләр намаз укый торган зур бүлмәдә ремонт башланды. Ул намаз бүлмәсенең мәйданы 560 квадрат метр тәшкил итә. Көз, кыш һәм яз фасылында бу зур бүлмә салкын булганлыктан, аның идәнен җылыту зарур. Ә аның өчен, җәмгысе 1 миллион 100 мең сум акча кирәк иде....