15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 15 ноябрьдә (16.00-17.00) Түбән Кама нотариаль округы нотариусы Р.Гарипов; 17 ноябрьдә (15.00-16.00) - Росссия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 11нче районара инспекциясе һәм шул ук көнне (16.00-17.00 сәгатьтә) Түбән Кама гигиена һәм эпидемиология...
-
Чаңгы юллары көтә
Җиргә беренче кар төшүгә, буш вакытларында саф һавада йөрергә яратучылар һәм кышкы спорт төрләрен үз итүчеләр өчен янә бер мөмкинлек чыкты. Чаңгыда йөрергә теләүчеләргә «Алмаш» ял базасында кышкы сезон ачылды. Иртәнге 9.00дан кичке 21.00 сәгатькә кадәр һәркем өчен базаның ишекләре ачык: «Алмаш»ның үзеннән чаңгы алып, яисә үзегез алып килгәннәре белән,...
-
Бозлавыкка каршы
Шәһәр урамнары һәм ишегаллары тайгак булу сәбәпле, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәте кыенлашты. Мондый шартларда, бозлавыкларны бетерү өчен, көн саен өч дистәгә якын махсус техника җәлеп ителә. Ишегалларын боздан чистартуда 700-дән артык эшче хезмәт куя. Соңгы мәгълүматлар буенча ,узган ике көндә юлларга 4,79 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән, 60 куб метр кар...
-
Түбән Кама районында газ җиһазларын тикшерү эшләре башланды
Көннәр салкынайту белән, күпләр авыл йортларында өйләрен җылыту өчен газ кабызалар. Тик бу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин. Мисал өчен, быел кайбер төбәкләрдә газ шартлау очраклары теркәлгән. Ивановода 6 кеше һәлак булган, Рязань өлкәсендә өч, Төмәндә 4 кеше яраланган. Шуңа да ноябрь ахырына кадәр газ җиһазларын тикшереп бетерү бурычы тора....
-
Түбәнкамаланы квартирда бикләп торган өч ир-егеткә хөкем чыгарылды
Таныш кызларын квартирда бикләп торган ир-егетләргә хөкем чыгарылды. Өч түбәнкамалы, шуларның берсе йөргән егете, зыян күрүчене көчләргә теләп, фатирда биклиләр, тик ул куркуыннан бишенче каттан сикерә. Нәтиҗәдә кызның күкрәк читлеге һәм оча сөяге сынып, озак кына хастаханәдә ятып чыга. Әлеге вакыйга ел башында булса да, тикшерү эше озакка сузыла. Бүген...
-
Түбән Кама районында беренче өшү очрагы теркәлгән
Салкыннар җитте. Бүген көндез терекөмеш баганасы 16 градуска кадәр төште. Районда өшү очрагы теркәлгән. Әлеге хәл 8 ноябрьдә Сухрау авылы тирәсендәге трассада була. Исерек хәлдәге ир-егет хастаханәгә озатыла, ләкин ул соңрак медицина ярдәменнән баш тарта. Табиблар исә салкыннар җитү белән сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Табиблар өшемәс өчен җылы...
-
Бәйгедә «иң-иң»нәр катнашты
Республиканың махсус урта белем бирүче уку йортлары инде ничә ел «Татар кызы» конкурсы үткәреп килә. Бу конкурста коену костюмнары модасы күрсәтмиләр, ә кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүе буенча нәтиҗә ясыйлар. Бәйге ике этапта үткәрелде: беренчесендә читтән торып катнашсалар, икенче турда кызлар мәртәбәле жюри, тамашачылар...
-
Бер атуда – ике куян
7-11 ноябрьдә редакциянең үзенә килеп газетага язылучылар өчен махсус конкурс игълан иткән идек. Күрсәтелгән көннәрдә шактый кеше газетага язылып һәм, әлбәттә, бәйгедә катнашып, вәгъдә ителгәнчә, Т.Миңнулин исемендәге Тү- бән Кама татар драма теат-рының 19 ноябрьдә булачак «Гөргери кызын бирә» һәм 26 ноябрьдә булачак «Кызлар кызык итәләр» дигән сектакльләргә билетларга ия...
-
«Идел йорт» төбәкара фестиваль-конкурс башланып китте
Үзешчән театр төркемнәренең традицион бәйгесе быел татар театры оешуының 110 еллыгына багышлана. Әлеге фестивальдә районыбызның Каенлы авылы татар халык театры да катнашты. Алар үзешчән театр төркемнәренең "Идел- йорт" төбәкара фестиваль - бәйгесендә көч сынашты. Алар тамашачыга Ф.Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" спектаклен тәкъдим иттеләр. Фестиваль 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Түбән Кама “WorldSkills”- Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнә
16 ноябрьдә Түбән Камада "НК-Мастер" һөнәри белем бирү оешмасында белем алучылар яшьләр арасында II профессиональ осталык бәйгесе узачак. Быел бәйгедә Түбән Камадан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 140 студент катнашачак. Яшьләр үзләрен төрле һөнәр осталыкларын белүдә күрсәтәчәк, аларның эшенә шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, һөнәри уку йортлары мөгаллимнәре бәя бирәчәк. Бәйге...
-
Түбән Кама егете Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак
Ренас Кәлимуллин 85 кг авырлык үлчәвендә лидер булып кала. Исегезгә төшерәм, шушы көннәрдә Казанда республика чемпионаты гөрләп узды. 400гә якын көрәшче - 10 авырлык үлчәвендә чемпионны, 42 команда - иң көчле районны ачыклау өчен ике көн дәвамында келәмдә ут уйнатты.
-
«Берсе алдый, шунда берсе алдана...»
Фән-техника көнләп түгел, сәгатьләп үскән заманда яшибез. Көнкүреш техникасы да, электрон һәм оргтехника да камилләшә. Тик мондый алгарышның тискәре ягы да бар. Хәбәрләшү, аралашу өчен кулланыла торган телефон һәм компьютер аша кешеләрне алдалау, алай гынамы, аларның акчасына хуҗа булучылар саны да арта бара. Әле күптән түгел хокук сак-лау органнары, Интернеттагы...
-
Акылга утырттым
Каенана белән яшәү бәхетеме, михнәтеме, миңа тәтемәде. Без өйләнешкәндә, иремнең анасы вафат булган иде инде. Без өч ир бала үстердек. Әтиләре кебек, өчесе дә йомшак булды. Бер-бер артлы өйләнештеләр, кредитка квартир да алдылар. Оныклар бәләкәй чакта еш килә иделәр. Тора-бара, эзне суыттылар. Акча кирәк булганда гына килгәлиләр. Нишлисең, аларның тормыш...
-
Акчасыз калгач, сөеклем ташлап качты
Тормыштагы бер ялгыш адымы кешенең бар гомерен үзгәртә дә куя икән. Танышымның улы Гарифҗан да үзенең бер ялгышы аркасында күпме борчу-газаплар кичергән. Очрашканда ерактан ук елмаеп, кул сузып килүче ачык йөзле егет ул. Йөрәгендә төзәлмәслек яра бардыр дип һич тә уйламассың. Бу юлы да, күрешкәч, кыенсынып кына сүз катты, үз...