14 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Бушлай тикшеренегез
19 сентябрьдә 12.00-19.00 сәгатьтә «Олимп» сәүдә үзәгендә (Б.Урманче ур., 15) ВИЧ авыруына тест ясатырга мөмкин булачак.
-
Киләсе ел өчен
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу бара.
-
Ике лагерь урынына – бер
«Кама» һәм «Зәңгәр күл» лагерьларын зур сәламәтләндерү комплексы итеп берләштерергә ниятлиләр. Бу балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарылачак. Шушы көннәрдә мәйданнарны комиссия тикшергән.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Студентлар Кырым сәламәтләндерү лагерьларында тәҗрибә туплый.
-
Күңелләрдә мәңге сакланыр
Түбән Кама районының Түбән Уратма авылы янында милиция хезмәткәре Никанор Шестаков истәлегенә багышланган митинг узды. Ул бандитлар тарафыннан 1991 елда үтерелде.
-
Үз өлешебезне кертик
Татарстанда «Урман атнасы – 2018» акциясе бара. Түбән Кама урманчылыгы хезмәткәрләре, волонтерлар, төрле оешма хезмәткәрләре якын-тирәдәге урманнары чистарту эшләре башкара.
-
Кеше кайгысыннан кызык эзләп...
Сүземне гаепләмәгез, тик миңа шулай тоела.
-
Үзләреннән башлаганнар
Түбән Кама үзәк һәм балалар хастаханәләре табиблары грипп авыруыннан прививка ясатканнар. Әмма башта барысын да терапевт тикшергән.
-
"Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча алдынгы матбугат чарасы булды
Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, агентлыкка сылтама китерү индексы 393,44 дәрәҗәсендә булган.
-
Юморга өйрәнгәннәр
Түбән Каманың «Зәңгәр күл» лагерендә «КВН мәктәбе» профиль сменасы эшләгән. Быел анда төрле уку йортларыннан 60 тан артык студент катнашкан.
-
«Иң мөһиме – ышаныч»
Дәүрия Якупова 31 яшенә кадәр инде күп кенә хыялларын тормышка ашырган. Аның яраткан эше, дуслары бар. Өч ай элек ул парашюттан да сикергән. «Балалар церебраль параличы» диагнозы булып та, һәрчак шат күңелле, ачык йөзле, актив Дәүриягә сокланмый мөмкинме?
-
Иң яхшылары билгеле
Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә ЮХИДИ инспекторлары «Автосессия – 2018» бәйгесендә иң яхшыларын ачыклаганнар.
-
Югарыга юллар сикәлтәле
Җәмгыятьтә югары урыннарны биләгән кешеләргә күпләр көнләшеп караучан: язмыш андыйлардан бәхетне жәлләмәгән, янәсе. Шәһәребезнең мөхтәрәм кешесе, «Үзәк базар» җәмгыятенең генераль директоры, «Аметист» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры, «Алтын йөрәкле кеше» һәм «Ел хатын-кызы» конкурсларында җиңүче, Халыкара реаль икътисад академиясенең «Иң яхшы сәүдә менеджеры» исемнәренә һәм төрле дәрәҗәдә орден-медальләргә ия булган Тамара Алексеевна Баһаветдиновага карата да күпләр шундый фикердә. Бу кыска гына язмада мин аның бөтен дәрәҗәле исемнәрен, титулларын, хезмәтенә бәя буларак бирелгән күпсанлы хөкүмәт бүләкләрен санарга җыенмыйм. Максатым – шул дәрәҗәгә ирешү юлында аның беренче адымнарын, тормышындагы кайбер кызыклы сәхифәләрне бәян итү.
-
Уңышны күрсәтәсегез килсә
«Берегиня» клубы пенсионерлары Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йорты администрациясе, китапханәсе һәм Түбән Кама шәһәре ветераннар советы белән берлектә, «Көзге уңыш – 2018» дип исемләнгән күргәзмә-бәйге оештыра.
-
Аңламассың бу дөньяны
Язмамны мәзәктән башлыйм.