13 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Түбән Кама шәһәр судында ике ир-атны кыйнаган түбәнкамалыга хөкем карары чыгарылды
Әлеге хәл ел ярым элек була. Өч ир-егет бер төзелеш янында эчеп утыралар. Гауга чыга, шешәдәшләр сугыша башлый. Тикшерүчеләр фаразы буенча, җинаятьче зыян күрүчеләр аңнарын югалтканчы аяк белән тибеп кыйный. Нәтиҗәдә икесе дә авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Берсе комадан чыкмыйча үлә, икенчесе гомерлеккә инвалид булып кала. Суд карары буенча, җинаятьче...
-
Җырлар, шигырьләр, әңгәмәләр...
"Яшьлегем чишмәләре" аралашу клубының чираттагы очрашуы узды. Җыелган кеше күп булмаса да, кичә бик күңелле узды. Биредәгеләр бер гаилә әгъзалары диярсең. Махсус чакыру юк, тик юкка... Әлеге очрашу танылган шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылды. Кунакларга китаплар да таратылды. Һәркем әдип иҗатыннан яраткан әсәрен укыды. Гомумән...
-
Табиблар киңәшләшә
Түбән Кама районының күптармаклы үзәк дәваханәсе баш табибы Хәбибулла Ахмедов, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә, диспансеризациягә, вакцинация уздыруга һ.б. багышлап, поликлиника һәм бүлек мөдирләре катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә, шулай ук, баш табиб үзәк дәваханәгә караган медицина учреждениеләренә күпме кеше теркәлгәнен поликлиника мөдирләренең анык белергә тиешлеген искәртте. Поликлиникалар нәкъ менә шуннан...
-
Хаҗга җыенасызмы?
Хаҗга - эконом программасы буенча (125 мең сум). Самолет - Казаннан. Тел.: 8-937-289-66-99
-
Түбән Кама поликлиникасына көн саен уртача 200 кеше килә...
Алар температура күтәрелү, томау төшү, тамак авыртуыннан зарлана. Грипп диагнозы әле беркемгә куелмаган. Табиблар әйтүенчә, бу авыруны башкалары белән бутау авыр. Кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән авыру эпидемия бусагасыннан әле узмаган. Әмма хәлләр гыйнвар аеның икенче яртысыннан кискенләшергә мөмкин. Шуңа күрә сәламәтлекне саклау чараларын хәзердән үк күрергә кирәк:...
-
ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли
Агент-банклар 12 гыйнвардан эшкә керешә, клиентлар фамилияләренең баш хәрефләре буенча бүленгән. Искәртеп үтик, кертемчеләргә банктагы барлык кертемнәреннән 100 процент түләнә, әмма ул 1 млн 400 мең сумнан артмый. Агент-банкны ачыклау өчен Иминият кертемнәре агентлыгы сайтыннан «Үз агент- банкыңны тап» сервисыннан файдаланырга була. Акчаңны алу өчен агент- банкка бары паспорт белән...
-
Машина йөртүчеләр борылышларда хасил булган кар көртләреннән зарлана
Барлыкка килгән кар өемнәре җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә кыенлыклар тудыра. Мондый хәл авариягә дә китерергә мөмкин. Түбәнкамалыларны борчыган тагын бер мәсьәлә - юлларда барлыкка килгән тәгәрмәч эзләре (колея). Мондый урыннарда тәҗрибәле машина йөртүчеләре дә югалып калырга мөмкин. Руль читкә борылса, аварияне көт тә тор. Юлларның тәртиптә торуына җаваплылар белдерүенчә,...