8 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Түбән Каманың элеккеге хәрби комиссары мәктәптә узган очрашуда беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына киңәшләрен бирде
36 нчы мәктәптә Түбән Каманың элеккеге хәрби комиссары, ә хәзерге вакытта җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мингәрәев беренче сыйныф укучыларының ата-аналары белән очрашты.
-
Түбән Кама кызы Бөтенроссия конкурсында Татарстаннан бердәнбер җиңүче булган
Түбән Кама студенты «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләренең Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган.
-
Башкалар язмышын кайгыртып...
Районыбызның кайсы авылында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуе иң күңелле үтә? Дөрес, Түбән Уратмада! Кайсы авыл районыбызда иң төзеге, иң матуры? Әлбәттә, Түбән Уратма! Һәм, кайсы авылда безнең «Туган як» газетасын иң күп кеше алдыра? Сүз дә юк, Түбән Уратмада!
-
Синоптиклар Республикада ял көннәрендә бераз җылытачак дип фаразлый
Татарстанда ял көннәрендә көндез һава температурасы 13-14 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кайчан эшли башлаячак?
10 сентябрьдән шәһәребездә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар, гадәттәгечә, өч мәйданчыкта – «Комета» үзәк базары, «ЭкоАгроПарк» һәм Бызов базарында булачак.
-
Түбән Кама янындагы бакчачылык ширкәтендә ут мунчаны һәм утынлыкны юк иткән
Түбән Кама янындагы «Стройиндустрия» бакчачылык ширкәтендәге участокларның берсендә янгын чыккан.
-
56 нчы автобусның маршруты вакытлыча үзгәрде
Түбән Камада юлларны ремонтлау аркасында 56 нчы автобус маршруты үзгәрде