Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Башкалар язмышын кайгыртып...

Районыбызның кайсы авылында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуе иң күңелле үтә? Дөрес, Түбән Уратмада! Кайсы авыл районыбызда иң төзеге, иң матуры? Әлбәттә, Түбән Уратма! Һәм, кайсы авылда безнең «Туган як» газетасын иң күп кеше алдыра? Сүз дә юк, Түбән Уратмада!

Шундый авыл башлыгы җирлеге Айрат Рафаэль улы Гарифуллин турында язмый калу һич мөмкин түгел. Ул тумышы белән шушы авылдан, армия хезмәтеннән соң да туган якларына кайта, гаилә кора. Ә 2008 елдан авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкара. Туган авылы өчен җан атып, янып-көеп йөри ул. Авылның матурлыгы, төзеклеге өчен һәр кеше җавап бирсә, эш өчен җан атып, башлап йөрүче берәү булганда гына авыл үсә, яңара, матурлана.

Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Түбән Уратмада авыл җирлеге җитәкчесе Айрат Гарифуллин тырышлыгы белән янгын сүндерү хезмәте бүлеге булдырылды, иганәчеләр табып, янгын сүндерү машинасы сатып алдылар. Авылны төзекләндерү, чистарту кебек эшләр белән янып йөри Айрат Рафаэль улы. Районда беренчеләрдән булып авыл территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү өчен MTЗ тракторы Түбән Уратмада булдырылды. Тырыш, күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе булып, авыл 2011, 2013, 2014, 2019 елларда «Иң уңайлы, төзек торак пункт» региональ конкурсында җиңүгә лаек булды.

«Чиста су» республика программасы нигезендә, Түбән Уратмада тулаем су торбалары алмаштырылган һәм су башнясы төзелгән, полиция хезмәткәрләре өчен административ торак комплексы, фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Әле 2020 елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Авыл кешеләре ягымлы, кунакчыл булгач, башкалабыз Казаннан артистлар еш килә. Айрат Рафаэль улы авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чорда башкарылган эшләрне санап чыгу өчен безнең газета бите генә җитмәс кебек. Шуңа күрә, без аларның иң-иңнәрен генә санап үттек.

Авыл халкы динле, аларда 1865 елда төзелгән мәчет сакланып калган. Дин тыелган елларда да диненә тугры халык яши биредә.

Авылда тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Хәзер авыл белән шәһәр аермасы әкренләп юкка чыга бара. Авылның инфраструктурасы көннән-көн үсә. Йортларга газ кергән, күбесенең өйләрендә су. Авылның гөрләп яшәвен күрсәтүче мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты актив эшләп тора Түбән Уратмага юкка чыгу куркынычы янамый, ул кечерәйми, киресенчә үсә генә бара.

Түбән Уратма авыл мәдәни һәм социаль объектлары белән генә түгел, кешеләре белән дә данлыклы, күркәм. Бераз усал булсалар да, ярдәмчел һәм гадел алар.

Авыл җирлеге башлыгы булып уңышка ирешү – кеше белән эшли белүгә корылган. Араларында начарлары да була торгандыр, тәгәрмәчкә таяк тыгарга яратканнары да. Айрат Рафаэль улы өчен иң мөһиме – халык белән үзара килешеп, аңлашып яшәү.

Айрат Гарифуллин төрле иҗтимагый оешмалар белән актив хезмәттәшлектә тора, эшләгән кешенең кадерен белә, кирәк чакта ярдәм кулы суза белүче сизгер җитәкче. »Алма пеш, авызыма төш» дип, кемдер килеп эшләгәнне яки китереп биргәнне көтеп утырмый ул. Тырыш хезмәтенең, йокысыз төннәренең нәтиҗәсе – авыл төзек һәм матур. Аның тормыш тәҗрибәсе, авылдашларына һәм туган якларына карата ихлас мәхәббәте чиксез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев