6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Яңа уку елына планнар белән уртаклаштылар
Узган атнада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов, мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин һ.б. катнашты. Чарада узган эшкә нәтиҗә ясап, яңа уку елына планнар турында сөйләделәр. Айдар Метшин быел тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханының уңай һәм...
-
Күңеле яшь булгач
Бу көннәрдә Әнәс Хәйруллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Өлкән булуына карамастан, үзен бик әйбәт хис итә ул: машина да йөртә, бакчасында да эшләргә өлгерә. Гаиләдә иң олы булып туган бала кечкенәдән үк эшли башлый. Әнәс ага озак еллар «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә хезмәт куя. Ил һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән...
-
Безнең үрнәктә эшләмәкчеләр
Түбән Кама күпфункцияле һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү, үстерү үзәкләренә Лениногорск шәһәреннән кунаклар килеп китте. Моңа кадәр биредә Яр Чаллы мэриясе хезмәткәрләре дә булган иде. Мондый очрашуларның традициягә әйләнүе куанычлы хәл. Күпфункцияле үзәкнең эше турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев сөйләде. «Безнең үзәк үз эшен өч...
-
Балалар кабул итәрме?
Укучыларны тукландыру системасының бердәнбер операторы итеп, азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты (Казан шәһәре) сайланган. Яңа уку елына кадәр мәктәп ашханәләре 8 миллион сумга яңартылачак. Бу мәгълүматны администрациядә узган киңәшмәдә мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин җиткерде. Тукландыруны оештыручы предприятие 50 максус суыткыч, пар ярдәме белән эшләүче 30 җиһаз (пароконвектомат), 5 бәрәңге...
-
Олы кунак булып кайтканнар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен мәҗлес оештырган. Казан Кремле залларының берсендә узган чарада муниципаль районнардан һәм шәһәрләрдән 52 гаилә катнашкан. Түбән Камадан да бер гаилә шундый хөрмәткә лаек булган. «Без тормыш иптәшем белән сезне чын күңелдән сәламлибез, - дип мөрәҗәгать иткән...
-
Вакыт ашыктыра
Районыбыз кырларында бүгенге көнгә 60 615 тонна ашлык суктырганнар. Матур көннәр шактый булды. Инде менә соңгы көннәрдә яңгырлар да яугалап алды. Әйтерсең лә, табигать үзе дә ашыктыра. Көзләргә керәбез бит, итәк-чабуларыгызны җыя төшегез, кызурак кыймылдасагыз да комачауламас, янәсе. Дөрес, уңай һава торышының бер минутын да әрәмгә уздырмады районыбыз игенчеләре. Авыл...
-
Өе булса, туе булыр
«Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте хезмәткәрләре квартирлы булды. Табиев урамындагы 1нче йортка 117 гаилә күченде: шуларның 16сы торакны социаль ипотека, калганнары өстәмә программа буенча алды. Әлеге программа - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (төзүче), ТАИФ компанияләре төркеме акционерлары һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе арасындагы килешү нәтиҗәсе. Ул 2015 елда старт...