6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Үткәннәрне барлап, киләчәккә өметләр баглап...
«Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», ди татар халык мәкале. «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары халкыбызның бу әйтеменә тугры калып, шәһәребездә яшәп иҗат иткән, инде бакыйлыкка күчкән каләмдәшләребезне, аларның иҗат мирасын барлап, халыкка җиткерүдә бик күп эшләр башкара. Август ахырында кылган изге сәфәребез дә моңа дәлил булып тора. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы...
-
реклама
-
Әллә «НЛО» гаеплеме?
Пластик шешәләрне аерым контейнерга ташларга өйрәнде бит Түбән Кама халкы! Махсус савытлар йорт ишегалларында күбрәк күренә башлады. Ә менә бу «инвалид контейнер»ны күргәч, кәефем бозылды. Берәрсе болай да тулы савытка шешәне тыга алмыйча азапланган дисәң, ул кеше бик тә көчле булырга тиеш. Трактор яки машина бәрдергән дисәң, янындагы контейнерга берни...
-
Ояты ни тора!
Халык тәмам бозылды, дустым. Әйе, бозылды! Беркөнне, шулай, ялгызым телевизор карап утырам. Ни өчен ялгызыммы? Чөнки хатыным берүзе чит илгә диңгез буенда ял итәргә китте. Менә, малай, шул телевизорны әйтәм инде, прәме беренче каналда бөтен илгә танылган, диктормы ул,әллә алып баручымы, аларны аңлап бетермәссең, үзенә кунакка килгән, шулай ук күпләргә...
-
Җырга әйләнгән гомер
1944 елның 25 августында Германиянең Плетцензее төрмәсендә унбер татар егетен - Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровны фашистлар җәзалап үтерә. Шушы минуттан алар үлемсезлеккә атлыйлар. 25 август герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә...
-
Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме
«Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе тәмамланды. Түбән Кама шәһәрендә һәм районында мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк күп кенә балаларга күпме шатлык китерелде! Алар барысы да кыен хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнә. Беренче итеп бу акцияне Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе игълан итте. Шәһәрдәшләр, яшь гаиләләр, идарә хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ белгечләре бер...
-
«Альбинабыз – бәхет кошыбыз»
«Әткәм-әнкәмнең җылысы, күңелем күзе яктысы. Сезгә генә күренәдер ак биләүнең ак төсе. Барысын да бүлеп салып, языладыр язмышлар. Яратып сынавымы әллә? Язмышымда ялгыш бар». Альбина Абрамованың «Минем җырым» җырын тыңлаганда, бу сүзләрне ишетүгә үзеннән-үзе күзләр дымлана, күңелләр нечкәрә. Үз гомерендә бер тапкыр да якты дөнья күрмәгән кызның тормышы да җиңелләрдән...
-
«Кыенлыклар булса да, күңел күтәренке»
Узган гасырның 90 нчы еллары, нефтехимиклар телестудиясеннән бер оператор егетне хаҗга бару төркеменә керткәннәр иде. Ул бары тик бер айдан соң гына хаҗ күренешләре, интервьюлар тулы кассета алып кайтып тапшыра алды... Шуннан соң 20 ел үтте. Хәзер хәл бөтенләй башка - бүгенге хаҗилар юлга чыгуга үк кесә телефоныннан яңалыкларын җиткерә...
-
Зарларын тыңладылар
Бу көннәрдә төрле министрлыклар, оешмалар һәм идарә тармаклары вәкилләре Макаров һәм Елантау авыл җирлекләрендә район халкын кабул иткәннәр. Очрашуның максаты - түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү. Урып-җыю эшләре баруга һәм җәйнең иң кызу чагы булуга карамастан, белгечләр янына 64 кеше килгән. Шуларның 13е Түбән Кама «Росреестр»ы идарәсе начальнигы Сергей Сенниковка мөрәҗәгать...
-
Ир күңелен кем юатыр?
Төрле кеше төрлечә ял итәргә ярата. Кемдер диңгезгә бара, кемдер бакчада шашлык кыздыра... Ә кемгәдер сылу кыз кирәк. Мондый җилбәзәк кызлар җитәрлек, акча да күп сорамый, әмма төп башына да утыртырга мөмкин. 39 яшьлек ир, ялгызлыктан арыныр өчен, фәхишә чакыртырга карар кылган. Кәрәзле телефоны аша Интернеттан «Друг вокруг» сайтын табып,...
-
Түбән Кама полициясе кисәтә!
Билгесез кешеләр банк картагыз турында мәгълүмат сораса, аны бернинди шартларда да бирергә ярамый! Пароль, пин-код, картаның куллану вакыты кайчан тәмамлануын, икенче яктагы өч санны - боларны (бигрәк тә смс хәбәр аша) бары тик алдаучылар гына сорый. Әгәр кеше сезгә акча күчерергә тели икән, аңа картаның алдагы яктагы 16 санлы номеры...
-
Сата белмәсәң...
Бакча сезоны башлануга бакчачылар утырту, чәчү, су сибү, тукландыру, эшкәртү, өю һ.б. эшләргә чума. Иң зур куанычлары - бай уңыш. Тик кайчакта аны сату бәлагә әйләнә. Мисал өчен, 20 яшьлек кыз помидор сатарга теләп зур суммада акча югалткан. Ильинка авылындагы бакчада алар әнисе белән ел саен җиләк-җимеш утырталар. Быел помидор...
-
Акчага алданып
Интернет аша эш итүчеләр дә җитәрлек. Алар ниндидер әйбер тәкъдим итеп, башта акча түләүне сорый, нәтиҗәдә корбан әйберсез дә, акчасыз да кала. Яки дустыннан телефонына акча салуны үтенә - болары кеше аккаунтын җимереп керүчеләр. Әмма түбәндәге хәл бераз башкачарак булган. 69 яшьлек түбәнкамалы танышлары һәм дуслары белән «Одноклассники» социаль челтәрендә...
-
Уяу булу ярдәм иткән
«Туган як» битләрендә алдау очраклары, схемалары турында еш язабыз. Әллә ишетмиләр, әллә укып оныталар - кармакка эләгүчеләр һаман кимеми. Иң авыры - күп очракта җинаятьчене табу мөмкин түгел. Әмма бу юлы ул кулга алынган. Бер алдаучының 77 яшьлек түбәнкамалыга шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм гаепле булуы турында хәбәр итеп,...
-
Теләк булырга тиеш
Түбән Камада «Рубаха» дип аталган яңа проект тормышка ашырыла башлады. Ул сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, башкача әйткәндә «нык ихтыярлы кешеләр» өчен төзелә. «Рубаха» үзәге бала табу йортының элекке бинасында ачылачак һәм креатив тормышның үзәге булачак. «Креатив» нәрсәгә дә булса үзгә, яңача, иҗади якын килү дигәнне аңлата. «Нык ихтыярлы кешеләр»...