Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Тоталь диктант» узачак

Теләге булган һәркем үзенең грамоталылыгын тикшерә ала.

8 апрельдә Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Тоталь диктант» үткәрелә. Чара 14.00дә башлана.

Быел диктант өчен махсус текстны танылган язучы, журналист һәм «Большая книга», «Национальный бестселлер» һәм «НОС» премияләре финалисты Василий Авченко язган.

Текст рус сәяхәтчесе, язучы һәм Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Арсеньевка багышланган. Хикәя диктант язучыларны бу кешенең тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырачак һәм рус телен белү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. 

Моннан тыш, «Тоталь диктант» ны онлайн да язарга мөмкин булачак.

Моңа кадәр без Түбән Кама хакимияте Мәктәп бульварында Пушкин исемендәге сквер ясарга тәкъдим итте дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев