Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама хакимияте Мәктәп бульварында Пушкин исемендәге сквер ясарга тәкъдим итте

Быел Мәктәп бульварын реконструкцияләү көтә.

Түбән Кама хакимияте Мәктәп бульварында Пушкин исемендәге сквер төзергә тәкъдим итте. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин үзенең телеграм-каналында сөйләде.

«Өченче мәктәп һәм «Ковер» арасында Пушкин скверы ясау фикере бар. Без бу идеянең никадәр кирәк булуын, нинди уйлар һәм тәкъдимнәр барлыгын ишетергә телибез. Якын арада узачак фикер алышуларга чакырабыз», — диде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, быел Мәктәп бульварын реконструкцияләү көтә. Ноябрьдә архитекторлар проектны тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, фикер алышу барышында анда яшәүчеләр Александр Пушкин бюстын урнаштыру фикере белән чыккан иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев