Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Разил Вәлиев урамы барлыкка киләчәк

Шәһәрнең мактаулы гражданы исемен «Урман» торак комплексының үзәк урамына бирәчәкләр.

Түбән Камада Разил Вәлиев урамы барлыкка киләчәк. Шәһәрнең мактаулы гражданы исемен «Урман» торак комплексының үзәк урамына бирәчәкләр, ул Кояшлы һәм Чишмәле урамнары арасында төзелә.

Бу хакта Советлар Йортында Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов рәислегендә узган топонимика комиссиясе утырышында билгеле булды. 

Бүгенге көндә торак комплексында өч кечкенә урам билгеләнгән. Калган ике урамның исемнәре әлегә тикшерелә.

Разил Вәлиев — Татарстан Республикасының халык шагыйре, өч дистәдән артык китап, пьеса, йөзләгән җыр авторы, күренекле җәмәгать һәм татар мәдәнияте эшлеклесе. Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. 2023 елның октябрь ахырында 76 яшендә вафат булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев