Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Кеше китә — җыры кала

Якташыбыз Разил Исмәгыйль улы Вәлиев вафат.

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Абдулла Алиш исемендәге премия, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм башка бик күп дәрәҗәле бүләкләр иясе якташыбыз Разил Исмәгыйль улы Вәлиев вафат. 

Көзен болай да моңсу. Кайчак гел юктан гына күңелләрне сагыш, моң биләп ала. Узган атнаның җомга көне дә әнә шулай иртәдән ямансу башланды. Ниндидер гәдәти булмаган вакыйга, зур югалту буласын сизенгәндәй, йөрәкнең кайсыдыр бер почмагында, күкрәкне кысып алырлык сызлану барлыкка килде... Сәбәпләре дә юк сыман... 

Сәбәп булган икән. Күңелләрне тетрәндереп кайгылы хәбәр килеп иреште: Разил Вәлиев вафат. 

Шул хәбәрне ишеткәч, вакыт бер мизгелгә генә туктап калгандай булды. Үткәнне һәм киләчәкне аерып торучы әнә шул кечкенә генә вакыт аралыгының — мизгелнең — никадәр кадерле икәнен шундый чакларда аңлыйсың. Чөнки син әле нәкъ менә шул мизгелдә үткәннәр белән яшисең. Аның исән вакытында яшисең... Мизгел һәм... ул юк инде. Күзләргә ирексез яшьләр килә. Олы 

Шагыйрь мәңгегә арабыздан китте... Шагыйрь вафаты кешеләр күңелендә эзсез генә калмый. Чөнки аның бөтен тормышы, гамәлләре халкыбызның үткәне белән тыгыз бәйләнгән. Аның гомере кешеләргә хезмәт итүдән гыйбарәт иде. Әнә шуңа күрә бу халкыбыз, милләтебез өчен гаять зур югалту, олы кайгы...

Республикабызда гына түгел, ил күләмендә танылган шәхес булса да, шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, халыкара күләмдә мәхәббәт яуласа да Разил абый, иң беренче чиратта, үзенең туган җирен, кече ватанын, Түбән Кама районы Ташлык авылын онытмады, аны җир йөзендәге иң изге урын итеп санады. Туган ягы аңа бик кадерле иде. Бу олы хисне ул беркайчан да беркемнән дә яшермәде. Иҗатында туган ягына мәдхия җырлаган Шагыйрь ул түгелме?! 

Разил абый туган авылы, туган ягы белән бергә «Туган як» газетасын да онытмады. Һәрчак аның проблемаларын үзенеке итеп яшәде. Дәүләт Советы депутаты булган вакытында өлкәннәребезне, мохтаҗ кешеләрне газетага яздыруда ярдәм итүгә үзеннән зур өлеш кертә иде. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул яхшылап тыңлый, киңәшләрен бирә, ярдәм итәргә ашыга иде. Әле депутатлыктан киткәч тә, үзе шалтыратып, нинди проблемаларыгыз бар дип, аталарча кайгыртучанлык күрсәтте, ярдәм итеп торды. Без аңа һәрчак рәхмәтле булып яшәдек. Хәзер шул рәхмәтләребез аның рухына дога булып барып ирешсен. 

Гомумән, Разил Исмәгыйль улының вафаты беркемне дә битараф калдырмады. Түбәндә без кайбер шәһәрдәшләребезнең һәм райондашларыбызның «Туган як» газетасы аша Разил абыйга соңгы хушлашу сүзләрен урнаштырабыз. 

Рамил Муллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры.
— Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь һәм депутат Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, барлык түбәнкамалылар исеменнән һәм шәхсән үземнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. 

Аның вафат булуы — безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Искиткеч кеше, аралашу өчен ачык, ул һәрвакыт үзенең тормыш принципларына тугры иде. Ул Түбән Кама өчен актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә — экологик халәтне яхшыртуга, халыкны адреслы социаль яклауга, яшьләр өчен перспективалар булдыруга, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасын, массакүләм спортны үстерүгә зур көч куйды. 

Разил Исмәгыйль улы һәрвакыт туган теленә зур игътибар бирде, Татарстан Республикасы сәнгате үсешенә дә әһәмиятле өлеш кертте. Ул — өч дистәдән артык китап, пьеса, йөзләгән җыр авторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм мәдәният эшлеклесе. 

Ул үз тормышын намуслы һәм лаеклы үткәрде, игелекле эшләрнең, искиткеч традицияләрнең һәм принципларның җимешләрен калдырды. Аның турында якты истәлек йөрәкләребездә мәңгегә сакланыр.

Айдар Метшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты. 
— Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь һәм депутат Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вакытсыз вафаты сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. 

Нинди генә югары урыннарда хезмәт куйса да, Разил Исмәгыйль улы Түбән Кама халкын күз уңында тотып, шатлыкларын уртаклашып, кайгыларын бүлешеп яшәде. Күп еллар Татарстанга, аның халкына намус белән хезмәт итте, бу игелекле эшкә бөтен белемен, көчен, талантын, максатчанлыгын, тәҗрибәсен һәм энергиясен бирде.

Разил Исмәгыйль улы зур җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә ихлас мөнәсәбәт, үз эшенә чиксез бирелгәнлеге белән аерылып торды. Аның күпкырлы иҗаты гомуммилли мираска әверелде һәм укучылар күңеленә юл тапты. 

Яраткан язучы, талантлы кеше турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. 

Рөстәм Ганиев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы һәм Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәрнең Мактаулы гражданины.
— Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең арабыздан вакытсыз китүе турындагы кайгылы хәбәр аяз көндә яшен суккандай булды. Соңгы вакытта аның каты авырудан дәваланып йөрүен белсәк тә, сәламәтләнеп, әле тагын күп еллар милләтебезгә хезмәт итәчәгенә өметебез зур иде...

Разил аганың бөтен гомерен халкыбызга багышлаган олы шәхес булуы һәркемгә яхшы билгеле. Аның шигырьләре, әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондына керде. Разил Вәлиев хаклы рәвештә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булды. 

Разил Исмәгыйль улы актив дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге дә алып барды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, аның республикабыз, шул исәптән, үзен сайлаган Түбән Кама халкының ихтыяҗларын кайгырту юнәлешендәге эшләрен санап бетерү мөмкин түгел. Гади татар авылыннан чыгып, илкүләм югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, Разил Вәлиев үз халкыннан, үз милләтеннән аерылмады. Авылларыбызда динсезлек хөкем сөргән бервакытта, Разил Вәлиев — туган авылы Ташлыктагы иман йортын саклап калып, ныгыткан, авыл күген айлы иткән мөселман! 

Мөстәкыйль Татарстанның дәүләтчелеген торгызуга акыл сәләтен, бар тапкырлыгын һәм зиһенен багышлаган, Дәүләт Советы трибунасыннан татар телендә ялкынлы чыгышлар ясаган сәясәтче дә ул! Татарларны милли китапханәле итүче, китап аша мәгърифәткә әйдәүче дә — Разил Вәлиев! 

Инде менә ул арабызда юк... Халкыбыз өчен бу бик авыр югалту. Разил Исмәгыйль улына Аллаһы Тәгалә фирдәвис җәннәтләре насыйп итсен. Гаиләсенә, туганнарына, якыннарына бу авыр кайгыны күтәрергә ныклык, сабырлык бирсен. 

Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган язучы, җырчы, композитор, Р. Вәлиевнең авылдашы, классташы. 
— Разил миңа болай дип сөйли иде: «Алмазның әтисе Наил абый, мин тугач, болай уйлаган: «Разилгә дус кирәк бит инде» дип, Алмазны тудыру турына ашыгыч эш башлаган һәм бик тә дөрес эшләгән, нәкъ тугыз айдан соң Алмаз дөньяга килгән».

Аннан соң Разил сөйләгән тагын бер хәл исемдә калган. Сабантуй вакытларында, бәйрәм тәмамлангач, аларда кунак булу гадәте бар иде. Әнисе Таһирә апа, бик тәмле итеп, зур-зур өчпочмаклар пешереп, Разил белән мине көтеп тора иде. Әгәр азрак соңга калыбрак килсәм, минем юклыгымны күреп, шактый гына хафалана, борчыла икән. Шуны белептер, сизептер Разил кайчакта миңа: «Минем әни сине миңа караганда да ныграк ярата ахрысы?» — дип әйтә иде.

Аның әтисе Исмәгыйль абый белән минем әти озак еллар колхозда җитәкчеләр булып эшләделәр. Исмәгыйль абый — председатель, минем әти — парторг. Бик дус иделәр. Разил белән без дә шулай булдык. 

Разилнең шигърияте, публицистикасы, проза әсәрләре, Дәүләт Советындагы чыгышлары халкыбыз язмышы белән сугарылган икәнен һәркем яхшы белә. Шуңа күрә халык аны үзенең чын, батыр улы итеп кабул итә. Һәм ул мәңге шулай булып калыр!

Рөстәм Ямалиев, Мәскәү шәһәренең «Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы» җитәкчесе. — Разил Исмәгыйль улы белән чирек гасырдан артык һәрвакыт элемтәдә тордык. Миңа бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда, кичәләрдә аның белән еш очрашырга туры килде. Шул чакларда аның белеменә, вакыйгалар белән хәбәрдар булуына, кайсы гына темага керсә дә, киң эрудицияле булуына соклана идем.

Мәскәүгә килгән вакытларында Разил Исмәгыйль улының безгә кермичә калган вакыты сирәк булгандыр. Бездәге татар яшьләре белән аралаша, үзенең киңәшләре белән яшьләрнең күңеленә үтеп керә ала иде. Анда яшьләрне үзенә җәлеп итү, алар белән уртак тел табу сәләте бар иде. Милли мәсьәләләр турында сөйләшәме, сәнгать турында гәп корамы — яшьләрне кызыксындырып, әңгәмәгә алып кереп китә ала иде. 

Ул үзенең 65 яшьлек юбилеенда Мәскәүгә килде. Бары тик аның шигырьләренә генә язылган җырлардан торган концерт оештырылган иде. Мин шунда аның җырларын күпме танылган җырчылар башкаруында ишетеп, гаҗәпләнеп утырдым. Разил Исмәгыйль улы чын мәгънәсендә милли рухлы шәхес иде. Аның вафаты милләтебез өчен зур югалту. 

Рамил Сәлимов, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы.
— Бөек шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе булса да, беренче чиратта, Разил Вәлиев — безнең якташыбыз, авылдашыбыз. Әле Дәүләт Советы депутаты булган вакытларында авылыбызга бик күп ярдәм күрсәтте. Безнең авыл җирлеге аның ярдәме белән бик нык үзгәрешләр кичерде — төзекләндерелде, матурланды. Мәчет төзелде, китапханәләр җиткерелде, клуб салынды, буалар, юллар ясалды. Болар барысы да Разил абыебызның хезмәт җимеше, булышлыгы нәтиҗәсе. Әнә шуңа да ул безгә кадерле абый иде. 

Разил абый туган ягын, туган авылы Ташлыкны бик сагынып кайта иде. Ул кайтса, бәйрәмнәргә дә үзенчәлекле ямь өстәлә иде. Авылдашлар белән җыелып утырганда, туган авылыбызга карата матур хисләре белән уртаклаша иде. Авылыбызны шулай якын иткәч, аның инде мәңгелек йорты — кабере дә туган авылы зиратында булырга тиеш иде кебек. Ташлык кешеләреннән: «Нишләп инде авылыбызда гына җирләмәделәр икән?» дигән сорауларны еш ишетергә туры килде бу көннәрдә. Нихәл итмәк кирәк, гаиләләре шулай хәл иткәч, ул үзе гомер кичергән башкалабыз Казанда — милли мохитнең үзәгендә җирләнде. Ул бит халкыбыз, милләтебез горурлыгы да әле.

Разил абыебызның рухы оҗмахта булсын! Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. 

Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
— Бүген шәһәребездә 55 елга якын бай тарихлы «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе уңышлы гына эшләп килә икән, монда инде без, әлбәттә, якташыбыз Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә бурычлы. Кайда гына эшләсә дә, без аның ярдәмен гел тоеп яшәдек. Якташыбызның тагын бер игелекле эше — ул 22 ел дәвамында әдәбият өлкәсендә яшь талантларны үстерү максатыннан, яшь язучылар бәйгесе үткәреп килде. Без, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, 22 ел буена әдип белән тыгыз элемтәдә булып, сәләтле укучыларның иҗат җимешләрен өйрәндек, аларга киңәшләребезне бирдек. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучыларының иҗатын халыкка танытуда, китапларын бастырып чыгаруда да якташыбыз бик зур эшләр башкарды. Разил Вәлиев ярдәме белән, күп берләшмә әгъзаларының китаплары дөнья күрде. Тукай клубында, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилеена багышланган кичәдә Разил Исмәгыйль улы, Түбән Камада әдәби мохитнең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклап, безнең әдәби берләшмәнең эшчәнлеге белән горурлануын сөйләде. Безнең өчен моннан да зуррак бәя юк иде. 

Разил Вәлиев шимбә көнне, 20 октябрьдә, Казан шәһәренең Курган зиратында җирләнде.

Фотолар шәхси архивлардан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев