Түбән Каманың «Сабантуй» паркы Russian Event Awards премиясендә икенче урын алды
Парк администрациясендә ирешелгәннәр белән генә тукталырга җыенмауларын билгеләп үттеләр.
Түбән Каманың «Сабантуй» аттракционнар паркы Russian Event Awards 2025 халыкара премиясендә «Иң яхшы парк — туризм үзәге» («Лучший парк — центр туризма») номинациясендә икенче урынны алды.
Паркның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия һәм халыкара экспертлардан торган премия жюрисы бәйрәм һәм кунакчыллык атмосферасын, яшь үзенчәлекләре буенча аттракционнарның күптөрлелеген, сервис һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен, шулай ук паркның төбәкнең туристлык картасында мөһим нокта буларак ролен бәяләгән.
«Безнең команда өчен бу — зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Безне сайлаганыгыз, «Сабантуй» бүләк иткән елмаюларыгыз һәм хис-кичерешләрегез белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт. Бу җиңү — сезнеке!» — диелә парк хәбәрендә.
Парк администрациясендә ирешелгәннәр белән генә тукталырга җыенмауларын билгеләп үттеләр.
Элегрәк Tatar LIFE 2026 елда Түбән Кама районында 55 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла дип хәбәр иткән иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев