Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

2026 елда Түбән Кама районында 55 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла

Бүген журналистларга «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.

Быел Түбән Камада һәм районда 53 йорт яны территориясе төзекләндерелде. Аларның бер өлешен берьюлы берничә программа кулланып комплекслы ремонтлаганнар.

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 401 ишегалды төзекләндерелгән. Бу 100 меңнән артык кешенең тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Ремонт киләсе елда да дәвам итәчәк. Планда Түбән Камада — 47 һәм районда 8 йортны тәртипкә китерү каралган.

«Әлеге программа алдыннан без халык белән гомуми җыелышлар уздырдык, ишегаллары схемаларын эшләдек, халыкны борчыган барлык нечкәлекләр турында фикер алыштык, һәм бу җыелышлар нәтиҗәләре буенча схемаларны төзәттек. Асылда, киләсе елга без программаны гамәлгә ашырырга әзер. Әмма киләсе елда төзелеш техникасын эшләтеп җибәрер алдыннан, ишегалдында булачак үзгәрешләрне искә төшерү өчен без тагын бер тапкыр халык белән бергә ишегалларына чыгачакбыз», — дип хәбәр итте «Департамент ЖКХ и Б» директоры Денис Баландин.

Сүз уңаеннан, халыкның таләпләре традицион булып кала. Бу парковка урыннары һәм балалар мәйданчыклары. Белгечләр халыкның ихтыяҗларын мөмкин кадәр канәгатьләндерергә тырыша. Коммуналь челтәрләргә аеруча зур игътибар бирелә. 

Шулай ук биш ел эчендә халык белән кире элемтә урнаштыруга ирешелгән. Сорауларны түбәнкамалылар «Безнең ишегалды» программасы сайтында бирә алалар. Тагын бер вариант — турыдан-туры торак-коммуналь хуҗалык департаментына мөрәҗәгать итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев