Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ураза – җәһәннәм утыннан коткаручы пәрдә

Ислам дөньясы көтеп алган Рамазан ае якынлаша. Быел ул 2 апрельдән башлана. Бу ай – бәрәкәт ае, рамазанда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга богаулана.

Ураза – ул калкан, безне үзебездән саклаучы калкан; нәфесебезне тыю, дөнья мәшәкатьләре тартып алу, йөрәкләрдә Аллаһка ышану һәм Аны ярату.

Ләкин йөрәктә Аллаһны ярату хисе тусын өчен дога кылырга, зекер әйтергә, Коръән укырга кирәк. Алар йөрәкне иман нуры белән тутыралар. Әгәр дә уразалы кеше Аллаһны еш искә ала һәм Коръән укый икән, әгәр дә ул йөрәген әлеге гыйбадәткә ача икән, аңарда изгелек эшләү теләге арта. Нәкъ шул сәбәпле безнең Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһиссәләм изгелек эшләргә ашыккан, кипкән жирләргә яңгырлар алып килүче жилдән дә юмарт булган. Ураза безгә алга, югарыга омтылырга, дөнья белән бәйле мәшәкатьләрне, тәвәккәллеккә комачаулаучы киртәләрне юкка чыгара.

Ураза һәм намаз үзләре дә Аллаһка якынайталар! Моның өчен үзеңне корбан итәргә (яраткан нәрсәдән баш тартырга) өйрәнергә кирәк. Әгәр дә сез дөрестән дә Рамазан аеның үзегез өчен үзенчәлекле булуын теләсәгез, һәр көнне берәр яраткан нәрсәдән Аллаһ ризалыгы өчен баш тартыгыз. Мәсәлән, бик үк мөһим булмаган эшлекле очрашудан. Анда барасы урынга мәчеткә барыгыз, телефоныгызны сүндерегез һәм намазлар арасында Коръән укыгыз. Әгәр сез моны булдыра аласыз икән, һичшиксез, йөрәгегездә үзгәреш сизәрсез, Аллаһ белән очрашуга адым ясарсыз. Ләкин мондый гамәл эш юклыктан вакыт уздырыр өчен генә эшләнергә тиеш түгел. Аллаһ Үзенә атлап килүчегә йөгереп килә. Бу дөрес, хак һәм тикшерелгән. Балалар йортына ярдәм, күптән күрешмәгән яки авырып ятучы туганыңның, дустыңның хәлен белү дә булырга мөмкин. Изгелек кенә түгел, гадәти тормышыгызга үзгәреш бирерлек, нәфесегезне басарлык гамәл булсын ул. Шулай булса, Рамазан сезнең өчен дөрестән дә үзенчәлекле булыр. Аллаһы Тәгалә безгә ураза тотарга ярдәм итсен, әлеге айда хәерле эшләргә, кылган изгелекләрдән канәгатьлек хисе кичерергә һәм Җәһәннәмутыннан котылырга лаеклы булырга насыйп булсын!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X