Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Хуш киләсең, Рамазан!

Хәдис: «Иман китерүче ике мәртәбә шатлана: авыз ачканда һәм җәннәткә кергәндә».

Быел, 2022 елда, Рамазан ае 2 апрельдән башлана. Җомга көнне ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла. Без аның белән уразага керәбез.

Шушы изге айны Түбән Кама шәһәре мәчетләре ничек каршылый, нинди яңалыклар көтелүе хакында Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ җирле журналистлар белән матбугат киңәшмәсе уздырды.

– Пандемия сәбәпле узган ел шәһәребездә ифтарлар һәм тәравих намазлары бераз үзгә оештырылган иде. Быел авыз ачулар оештырылачакмы һәм ул нинди тәртиптә булачак?

– Рамазанга бер ай чамасы вакыт калгач, без мәчетебездә авыл имамнары белән очрашып сөйләштек. Кем нәрсә өчен җавап бирәчәге хәл ителде. Үзәк мәчеттә барлыгы 700 кешегә исәпләнелгән ифтар табыны әзерләнә. Башка еллардан аермалы буларак, быел беренче аш булмый. Менюда су, хөрмә җимеше, бик тәмле кайнар пылау һәм чәй. Мәчеттә авыз ачтыру бер көнгә 95 мең сумга төшә. Ә шәһәребезнең икенче «Нур мәчетендә» ифтар мәҗлесләре 300-350 кешегә исәпләнелә һәм якынча бер көне 50-60 мең сумга төшә. Авыз ачтырулар авыл мәчетләрендә дә оештырыла. Ә кем тели «Сөләйман» кафесына да мөрәҗәгать итә ала. Монда инде гаиләң, дусларың белән утырырга була.

– Мәчеттә авыз ачтырырга теләүче түбәнкамалыларга кая мөрәҗәгать итәргә?

– Бу айда изге гамәлләр өчен ун һәм 700 мәртәбә артыграк әҗер савап языла. Әлбәттә, кешенең ихласлылыгына карап. Димәк, бер түбәнкамалы ураза тоткан кешеләргә авыз ачтыруга үз өлешен кертә икән, бу бик файдалы гамәл. Бер кеше ул кадәр үк сумманы күтәрә алмаска да мөмкин. Күпме хәленнән килә, шуның кадәр ярдәм итә. Моның өчен «Рәйхан» кибете артында урнашкан бухгалтериягә мөрәҗәгать итәргә яки мәчетләребезгә куелган һәм «ифтар» дип язылган махсус ябык әрҗәләргә акча салырга мөмкин.

– Ә кем бик теләсә дә авыру сәбәпле ураза тота алмый, табиблар киңәш итми ул нишләргә тиеш?

– Авыруы көчәюе сәбәпле, кеше ураза тота алмый икән, ул фидия түләргә тиеш. Фидия ул бер көнгә бер мохтаҗ кешене ашату. Без монда көнгә өч мәртәбә ашатуны күздә тотмыйбыз. Аның исәбе сәхәр һәм ифтар белән билгеләнә, акчалата күләме – 300 сум. Фидия садакасы алучы хәләл юлда һәм бу акчаны хәләлгә тотарга тиеш. Сүз уңаеннан, безнең уңышлы гына эшләп килүче «Ихлас» үзәгендә көнгә 90 кеше ашатабыз. Без аларны исемлек буенча тикшерәбез. «Ихлас»ка килүчеләр күп балалы, аз керемле гаиләләр, мохтаҗ кешеләр.

– Күпләр ураза аенда зәкәт түләү белән кызыксына...

– Әгәр кешенең 85 микъдар алтын исәбе белән саналган һәм бер ай тотылмый торган акчасы булса, ул зәкәт түләргә тиеш. Зәкәт исламның биш баганасының берсе. Ә моны ураза аенда түләү ул тагын да саваплырак. Зәкәт күләмен исәпләүче гыйлемле, белемле махсус хәзрәтләр бар. Ураза аенда зәкәт түләргә тиеш булмаган кешеләр дә садака түли. Садака ул ихтыяри, әҗер савап өчен эшләнелә. Аның күләме дә кешенең мөмкинлегенә карап. Рамазан аенда барчабызга изге, хәерле гамәлләр кылырга, язсын. Ашау-эчүдән генә түгел, яман гадәтләрдән тыелып, якыннарыбызга тагын да ягымлырак, игътибарлырак булыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев