Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Күңелләрдә сакланырсың

шигырь

Рамазанны көтте ихлас коллар,
Чын йөрәктән көтте өзелеп.
Ак нурларга төренгән ул көннәр
Сәйлән кебек үтте тезелеп.
Әй Раббыбыз Аллаһ! Син – Бердәнбер!
Һәрчак якын булды Синең ярдәм.
Ураза тотканнар котылдылар,
Тотмаучылар итте үзен әрәм.
Көннәр озынлыгы сизелмәде,
Бәрәкәтле вакыт бик тиз үтте.
Коръән укып, намаз торгызганнар
Әҗерләрне бары Синнән көтте.
Җәннәт ишекләрен ачып куеп,
Хак Тәгалә изгеләрне барлый.
Ахшам кергәч, ифтар вакытында
Сөекле колларын Үзе сайлый.
Роза Кашапова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X