Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Фитыр садакасы

Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен ай ахырында фитыр садакасы бирелә. Һәр мөселман фитыр садакасы бирергә бурычлы. Аллаһыга шөкер, бүген күбебезнең әлеге садаканы бирерлек кенә мөмкинлегебез бар.

Башка гыйбадәтләр кебек, фитыр садакасы да билгеле вакытта, соңга калмыйча түләнергә тиеш. Әгәр кеше садакасын вакытында бирә алмаса, мөмкинлеге барлыкка килгәч үк, бу гыйбадәтен каза кылырга тиеш. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһиссәләм) фитыр садакасы бирүне фарыз кылды. «Ул бер сагъ хөрмәдән яки бер сагъ бодайдан булсын. Ул ир-ат яки хатын-кызмы, кече яки олы яшьтә булсынмы – һәр мөселманга фитыр садакасын фарыз кылды. Аны гает намазына чыкканчы фәкыйрьләргә тапшыру фарыз булып тора» (Бохари-Мослим риваятьләре). Сагъ дигән үлчәү берәмлеген галимнәр төрлечә аңлата. Кемдер ярмага күчергәндә 2,5 килограмм дисә, икенчеләре 2,8 килограмм ди. Өч килограмм итеп алсак, яхшырак була. Күбрәк бирүнең зыяны юк, ким генә булмасын. Бер гаиләдә ничә кеше – һәрберсеннән фитыр садакасы бирелергә тиеш. Галимнәр ана карынындагы дүрт айдан узган баладан да фитыр садакасы тиеш ди. Бу садаканы бирүнең иң хәерле вакыты – гает намазына кадәр. Бәйрәмгә кадәр бер-ике көн алдан бирергә дә рөхсәт ителә.

Бу хәдис садаканы, мескеннəргә, мохтаҗларга күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә бирелергә тиешлегенә дәлил булып тора. Ошбу садака ураза вакытындагы гөнаһлы эшләрне һәм сүзләрне ярлыкау өчен каралган. Болар – кемнедер рәнҗетү, гайбәт сөйләү, ялгышлык белән ураза тәртипләрен бозу һ.б. Аның икенче хикмәте – гает көнендә ярлы мөселманнар да куансын, ач утырмасын, тәмле ризыктан авыз итсен өчен бирәбез. Бүген садаканы азык-төлек җыелмасы рәвешендә дә бирергә мөмкин.

Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабул кылсын. Фитыр садакасын дөрес итеп, садака әһелләренә тапшырырга язсын Кимчелекле булган уразаларыбызны фитыр садакасы тапшырып, камил уразадан саналса иде. Аллаһы Тәгалә безне анадан туган бала кебек гөнаһларыбыздан чистартып, Рамазан аеннан соң да изгелекләр кылып яшәргә язсын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X