Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Дога ул – гыйбадәт

Сиңа ялварам Роза Кашапова Дога – чакыру һәм ялвару ул, Өмет белән кулны күтәреп. Чиксез Кодрәт, Гыйлем иясенә, Йөрәк аша сүзне үткәреп, Мөрәҗәгать итү: Йә, Раббыбыз! Син Бар һәм бердәнбер, Беркемгә дә мохтаҗ түгелсең. Син тумадың һәм дә тудырмадың, Охшашы булмаган – бары Син. Син Шәфкатьле, Газиз, Мәрхәмәтле, Ризыкларны мулдан бирәсең. Яудырасың күктән яңгырларны, Җирне яшеллеккә төрәсең. Безнең өчен һәркөн кояш чыга, Караңгылык китеп, көн туа. Синең Рәхмәт белән яшибез без, Син “Бул!” дигән һәрнәрсә була. Йә, Раббыбыз! Сиңа барча мактау, Нигъмәтләрең өчен шөкерләр. Син бирәсең безгә ныклы иман, Наданлыкны алып, гыйлемнәр. Иман нуры белән юл яктыра, Гыйлем нуры – калеб шатлыгы. Сине тыңлау – җанның сөенече, Күңел пакьләү,  йөзнең аклыгы.

 

Дога ул – гыйбадәт

Йосый Дәүләтшин

Дога – гарәп телендә “чакыру”, “ялвару” дигәнне аңлата. Бәндәләрнең Раббыларын ярдәмгә чакырулары, Аның көченә, чиксез гыйлеменә, рәхим шәфкатенә мөрәҗәгать итүләре - дога дип атала.

Аллаһка шөкер, халкыбызда дога кылу, догага булган хөрмәт сакланып килә. Әби-бабаларыбыз юлга чыкканда да, гаилә корганда да, бала туганда да, яңа өйнә кергәндә дә, якынын югалтканда да белгәнен укырга, догасын кылырга тырышкан. Бүгенге көндә дә хәтта намаз укымаучы, ураза тотмаучы милләттәшләребез дә кыска гына догаларны булса да өйрәнеп, аларны укып йөрергә тырыша.

Доганың да тәртибе бар...

Һәр нәрсәнең үз җае булган кебек, һәр гыйбадәтнең дә үз шартлары, билгеле бер тәртипләре бар. Намаз укыйм дигән кеше кулына китап алып, аның тәртибен өйрәнә, махсус дога-зикерләрне ятлый.  Ул  тәртипләргә төшенмичә, намазны укып булмый. Ураза тотуның, хаҗ кылуның да билгеле үз кануннары бар һәм, аларны өйрәнмичә, ул эшләрне кылып булмый. Шәригатебездә дога кылуның да үз кагыйдәләре, үз рәвешләре бар. Әлхәмдүлилләһ, сөекле пәйгамбәребез, башка гыйбадәтләрне бар нечкәлекләре белән өйрәткән кебек, дога кылу рәвешләрен, аның кабул булу сәбәпләрен энәсеннән алып җебенә кадәр аңлатып калдырды. Безгә исә аның кыйммәтле мирасын өйрәнеп, шул хәзинәләрне тормышта файдаланасы гына кала.

60-70 килограмм авырлыгы булган кеше галәм белән чагыштырганда, бик кечкенә. Без яшәгән җир шары да кояш янәшәсендә бер нокта гына, ә кояш үзе галактикада бик кечкенә. Миллионлаган галактикалар, һәркайсы 500 еллык  юл ераклыгында булган җиде кат күкләр! Аллаһның гареше! Әлбәттә, алар арасында без – бик кечкеә генә булган затлар. Шуңа карамастан, Бөек Раббыбыз безгә теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урында, теләсә кайсы халәттә, турыдан-туры Үзенә мөрәҗәгать итеп, бер Үзеннән генә  сорарга, моң-зарларыбызны Аңа гына сөйләргә, Аныңярдәменә таянырга мөмкинчелек бирде. Моның өчен каядыр барырга, кемгәдер ялынырга кирәкми. Кеше көнен дә, төнен дә, һич арадашчысыз, туп-туры Аллаһыдан сорый ала. Аның бу соравы “дога” дип атала. Дога – гыйбадәтнең җелеге. Чөнки Раббысына дога белән ялваручы кеше үзенең Аңа булган фәкыйрьлек мохтаҗлыгын, Аның каршындагы түбәнчелеген таный һәм тануын белдерә. Аллаһ үзенең сөекле бәндәләрен һәрдаим догада булырга, өмет һәм курку белән бер Аңа гына ялварырга чакыра. Аллаһ безнең догаларыбызга җавап бирә, өметләребезне аклый, моң-зарларыбызны тыңлый, сораган хаҗәтләребезне бирә.

Бәндә никадәр Раббысының бөеклеген аңласа, никадәр Аллаһка якын булса, шулкадәр аның күңеле догага омтылачак, куллары ешрак күтәреләчәк.

Адәм баласы кайвакыт үзен бик көчле дип уйласа да, кеше табигате белән бик зәгыйфь зат. Аллаһы Тәгалә генә аңа һәрдаим көч-куәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә.

***

Йә, Раббым, Аллаһ! Үземнең, әти-әниләребезнең, балаларымның, туганнарыбызның, барча мөселманнарның гөнаһларын ярлыкауны сорыйм.

Йә Раббым, Аллаһ! Арындыр мине яхшылыкка алып бармый торган гыйлемнән, Синнән курыкмый торган йөрәктән, кабул булмый торган догадан, туймас нәфестән, канәгатьсезлектән коткар.

Йә, Раббым! Мине хәләл белән тукландыр, хәерле сәламәтлек бир, күңел тынычлыгы бүләк ит.

Йә, Раббым! Мин кимчелекләремне таныйм, беләм, миңа шуларны бетерергә, төзәлергә ярдәм ит.

Йә, Раббым! Телләребезне ялган сөйләүдән, гамәл-гыйбадәтләребезне риядан, күзләребезне хәрамга караудан, хәрам ашаудан, ятимнәр, туганнар өлешенә керүдән Үзең сакла, Синдәй тугрылыклы саклаучы юк!

Йә Раббым, Аллаһ! Син мием көч чыганагым, Син яклаучым һәм барлык авырлыклардан, кайгы-хәсрәтләрдән, уңышсызлыклардан, ашыгып эш итүләрдән саклаучым!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев