Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

“Динебезгә һәм мөселман өммәтенә файда китерерлек итеп яшик!”

Күз алдына китерегез, кешенең берәр җире авыртып, борчый башласа, кеше сәламәтлеген кайгыртырга тотына: иртүк торып зарядкасын да ясый, дөрес туклана, көндәлек режимны үти...

Ә менә тән сәламәтлеге белән беррәттән, рухи сәламәтлек турында кайгыртабызмы?  Иртәгә, икенче айга, пенсиягә чыккач дип, төрле сылтаулар тапмыйча намазга басабызмы? Иртәнге намаздан соң, рухи байлыкны арттыру максатыннан ун минут булса да Коръән укыйбызмы? Бераз гына булса да бушаган вакытларыбызда интернетка кереп “чумганчы” файдалы белем алабызмы, гыйлем эстибезме? Мәчеткә килеп вәгазь тыңласак, изге гамәлләр күбрәк кыла башласак, һичшиксез, иманыңны сакларсың, җаныңа тынычлык табарсың.

Үз иманыбызны саклар өчен без бер мәхәллә булырга, җәмәгать эшеләрендә актив катнашырга кирәк.  Тормыштагы иң зур нигъмәт – иман, ислам динендә. Әйе, Ислам – иң зур нигъмәт, иң зур байлык, иң зур шатлык.

Әйе, дөньяда мөселманнар күбәя. Тик сан ягыннан арту статистик мәгълүмат кына булып калмасын, ә өммәт тормышында да күренсен иде.

Җәмәгатьтән читләшүче һәм гафил, битараф кардәшләребез “Әй, Муса, Раббың белән икегез барыгыз да көрәшегез (дин өчен) ә без монда утырып торырбыз” – дип әйткән Бану Исраил халкын хәтерләтә. Без мин-минлекне, гафиллекне, ялкаулыкны онытыйк. Динебез өчен булдыра алган кадәр үз өлешебезне кертик. Белемебез аз булса – белем алыйк, керткән өлешебез аз булганга борчылыйк, битарафлыктан котылыйк. Чөнки Аллаһ каршысында һәркем дине өчен нинди хезмәт күрсәткәне, нәрсә корбан иткәне, сарыф кылганы, ничек тырышканлыгы турында аерым җавап тотачак.

Тормышта үз нәфесләрен генә өстен күреп, башкаларга ярдәм кулы сузмаучы, кайгы-хәсрәтләрен аңларга теләмәүче кешеләр дә була. Башкаларга нинди дә булса файда китерерлек булса, хәтта артык хәрәкәтләнүдән дә тыела. Бу – пәйгамбәребезнең, сәхабәләрнең, сәләфләрнең юлына каршы килә.

Аллаһы Тәгалә безгә дин эшләрендә мәйдан уртасында булырга һиммәт бирсен, өммәткә файдалы мөселманнардан кылсын. Үзебезне динебезгә һәм мөселман өммәтенә файда китерердәй итеп үзгәртергә тырышыйк.

Салих хәзрәт Ибраһимов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X