Туган як

Халкыбызның асыл уллары

Без, китапханә хезмәткәрләре, эшебез буенча күп йөрергә, тәҗрибә тупларга тырышабыз. Чөнки китап укучыларны үзеңә җәлеп итәр өчен һәр мәгълүмат кирәкле һәм файдалы булырга мөмкин.

Менә шул максат белән Мамадыш районы Кече Сөн авылында узган истәлекле чарада катнашырга туры килде. Биредә «Ак калфак» оешмасыннан кунаклар, җирле шагыйрәбез Нурзия Мирхазова, ТР Язучылар берлеге урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстанның атказан артисты Миңгол Галиев та килгән иде.

Кече Сөн авылында татар музыка остасы, танылган гармунчы, оста пианист, композитор-методист, күп кенә җырлар авторы Заһидулла Яруллин гаиләсе торганны белмәүчеләр бармы икән?.. Уллары – иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче Фәрит һәм татар композиторы, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Мирсәет Яруллин да бу авылда туып үскән.

Тантанага аның хатыны Луиза Яруллина да килгән иде. Аның белән бергә Яруллиннарга багышланган сквер ачтылар. Луиза ханым шушы урынга, салам башлы бәләкәй генә йортка килен булып төшкәнен искә алды.

Миңгол Галиев көр, моңлы тавышы белән җыр сузды. Белоруссиядән килгән кунаклар: «Фәрит Яруллин сугыш вакытында һәлак булган, мемориалда аның исеме язылган», – дип сөйләделәр.

Сквердан соң «Васыйл чишмәсе» янындагы тамашаны кызыксынып карадык, сугыш һәм тыл ветераннары хатыннарына, балаларына һәйкәл ачуда катнаштык. Соңыннан авыл халкы «Шүрәле» спектакленнән өзек күрсәтте.

Без – түбәнкамалылар, килгән кунаклар исеменнән, искиткеч матур чара оештырганы өчен Сөн авыл җирлеге рәисе Мансур Сәлаховка һәм оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рәйфә Дәүләтшина, 38нче китапханә хезмәткәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: