Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Безнең бурыч – татар телен киләчәккә илтү»

Татар телен cаклап калу һәм үстерү милләтебез өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Бүгенге көндә бу юнәлештә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар һәм һәм аерым шәхесләр байтак. Мәскәүдәге «Татарларның һәм төрки халыкларның милли конгрессы» –шундыйларның берсе. Әлеге оешманың җитәкчесе, якташыбыз Рөстәм Ямалиев белән очрашып, телебезне саклап калуда, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне яңартуда нинди эшләр башкарулары белән кызыксындык. Түбәндә шул әңгәмәнең кыскача эчтәлеген бәян итәбез.

– «Татарларның һәм төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасы, үзенең күп еллар алып бара торган эшчәнлеге нәтиҗәсендә, телебезне саклап калу, милли гореф-гадәтләребезне яңарту, йолаларыбызны яшьләргә тапшыру буенча эзлекле проект булдырды. Ул егерме пунктны үз эченә ала һәм өлкәннәр, яшьләр һәм балаларның телгә, милләткә мөнәсәбәтләре, шөгыльләре һәм гомумән, тормыштагы кызыксынуларына нигезләнгән.

Беренчедән баланың теле «әни», «әти» сүзләре белән, үз ана телендә ачылырга, ул гаиләдә ана телендә генә сөйләшергә күнегергә тиеш. Моның өчен яшь балалы аналар өчен махсус клуб-яслеләр оештырырга кирәк. Анда сөйләшү-аралашу татар телендә булуы шарт! Телефон һәм телевизордан файдаланалар икән, аларда да бары тик татар телендәге тапшыруларны үз эченә алган тәрбия сәгатьләре күрсәтелергә тиеш. Ә андый клуб-яслеләр оештыруны татар меценатлары үзләренең халык алдындагы изге бурычлары итеп тойсыннар!

 

«Телсез татар» булмасак иде

 

Телевизорда һәм телефонда һәм, бигрәк тә, интернет киңлекләрендә татарча белмәүче татарларны үз туган телебезне өйрәнергә этәрерлек махсус тапшырулар булдырылса яхшы. Әлбәттә, монда балаларны туган телгә өйрәтү буенча алдынгы педагогик ысулларны үзләштереп, шуны гамәлдә куллану да мөһим. Татарның киләчәккә «телсез татар» булып баруын теләмәсәк, безнең буын моны эшләргә бурычлы.

Россия Конституциясенең 68 нче статьясы, 3нче бүлегенә таянып, бакчаларда – милли төркемнәр, ә мәктәпләрдә ана телен ныклап өйрәтү буенча, дәресләрдән тыш вакытта, түләүсез (!) махсус түгәрәкләр оештырырга кирәк. Аларга тотылачак чыгым – җирле бюджет һәм меценатлар исәбеннән булсын. Элек-электән татарның терәге булган татар меценатлары ярдәменнән башка татарны саклап калу авырга туры киләчәк. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә Россия һәм дөнья күләмендә байлыгы, дәрәҗәсе белән билгеле татар шәхесләре байтак. Без татарның үз чорыбызга кадәрге меценатларын хөрмәт белән телгә алган кебек, хәзергеләрнең исемнәрен дә киләчәктә халкыбыз үз тарихына алтын хәрефләр белән язар.

Милли бердәмлек

Инде тагын бер әһәмиятле нәрсә – ул милли бердәмлек. Бу халкыбызны милли аңга, милли горурлыкка ия итеп яшәтү өчен мөһим шарт. Шуңа да алга таба без бердәмлекне саклап, бер юнәлештә эшләүне тәэмин итәргә бурычлы.

Безнең татар халкы элек-электән зирәк, яхшы мәгънәдәге акыл хәйләкәрлеге, үткенлек һәм зыялы булуы белән аерылып торган. Бу – хәзерге вакытта да һәркайсыбызга, бигрәк тә, төрле формадагы милли оешмаларыбызның лидерларына хас сыйфатларның берсе. Әйе, безнең татарга үз сүзен кистереп әйтә белү дә хас. Әмма җәмгыятьтәге вазгыятьне исәпкә алып, акыл зирәклеге белән эш итү – сәяси яктан күпкә отышлырак. Шуңа да безгә дипломатия мәсьәләсен хәл итү бик кирәк!

Безгә кайвакыт үз татарыбызның кадерен белү җитенкерәми. Һәрбер авылда, районда һәм татарлар күпләп яши торган һәрбер шәһәрдә татарларны берләштерә, авыр чакларында аларга ярдәм кулы суза торган «Туганлык почмагы» дигән җыелу урыны булырга тиеш. Тормышта авыр хәлдә калган, язмыш сынауларына юлыккан, барып киңәш сорар, ярдәм өмет итәр кешесе булмаган татарлар өчен андый «Туганлык почмагы» сулый торган һава кебек кирәк. Бигрәк тә, хәзерге һәркем үзен генә кайгырта торган тизлек заманында. Психолог һәм башка белгечләр ярдәмен үз эченә алган андый «Туганлык почмагы»нда аралашу да, мөмкин кадәр, татар телендә булырга тиеш.

 

Тарихны белергә тиешбез

 

Татар халкының тарихын өйрәнеп, аны халыкка җиткерү дә бүгенге көндә мөһим юнәлеш. Моның өчен, милли оешмалар уздыра торган төрле дискуссия-бәхәсләр, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр һәм бәйрәмнәрдән файдаланырга була. Татар егетләре һәм кызлары үз халкының данлы үткән юлын, тарихын белергә тиеш. Бары шул чагында гына милләтне милләт буларак яшәтүче алдынгы карашлы шәхесләр тәрбияләү мөмкин булачак.

Төрки һәм башка халыклар арасында үзенең укымышлылыгы, әдәп-әхлагы, тәрбиясе белән аерылып торган татар халкының үз асыл сыйфатларын, туган телен, милләт сафлыгын, ихтыяр көчен саклап калуда дин-ислам тәрбиясенең әһәмияте бәяләп бетергесез! Шуны истә тотып, дин әһелләре эшчәнлеге белән генә чикләнмичә, балалар бакчалары, мәктәп балалары һәм яшьләр тәрбиясенә дә аерым игътибар бирү мөһим. Мәчетләргә экскурсияләр оештыру – шуның бер формасы булып тора. Шулай ук, яшь балалы гаиләләр өчен, аеруча яшь әниләр өчен мәчет карамагында «Ак әби һәм бәби» бүлмәләре булдыру бик әйбәт нәтиҗәләр бирергә мөмкин.

 

Киләчәгебез яшьләр кулында

 

Яшьләрне ватанпәрвәр татарлар итеп тәрбияләү, шулай ук бүгенге көн кадагындагы мәсьәлә. Беркемгә дә сер түгел, яшьләрнең күбесе үз виртуаль дөньясында яши. Чынбарлыктан аерылу аларны аралашудан, дуслашудан, тормышта кешеләр белән үзара дустанә һәм кешелекле мөнәсәбәт корырга өйрәнүдән «азат» итеп, үз кабыгына бикләнгән битараф кешеләр хәленә төшерә. Үсмерләрне тиешле юлга юнәлтү, аларны җәмгыять һәм үз ата-анасы, үз милләте каршында олы җаваплылыкка ия шәхес итеп тәрбияләү өчен дәүләт-мәктәп-милли оешма һәм гаилә бергә эш иткәндә генә, тәрбия процессында бу чылбырның бөтенлеге сакланганда гына әлеге мәсьәләне уңай хәл итеп була. Яшьләрне кызыксындыру өчен, аларны экология, хәйриячелек, волонтерлык һ.б. кагылышлы төрле проектларга җәлеп итәргә кирәк. Менә монда инде интернет киңлекләрен тулысынча файдаланырга була!

Яшь буын үз әби-бабасы телендә сөйләшсен, татар телен киләчәккә илтүче һәм аны яшәтүче булсын өчен, югары белем бирүнең билингваль һәм полилингваль системасын булдыру зарур. Бу система ике һәм, шулай ук, берничә телне өйрәнүне күз уңында тота. Замана яшьләре инглиз, рус һәм үз ана телен бер дәрәҗәдә яхшы белергә омтылырга тиеш.

Яшьләр тәрбиясендә классикага нигезләнгән җыр сәнгатеның һәм совет чоры классикасын тәшкил иткән матур әдәбиятның дә әһәмияте зур. Моның өчен яшьләргә классик мәдәният, классик әдәбият үрнәкләре белән танышу өчен уңай шартлар тудырырга кирәк, ә бу – гаиләнең, мәктәпнең, милли оешмаларның һәм, әлбәттә, дәүләтнең бурычы.

Безнең татар яшьләренә төрки телле халыклар белән аралашу, туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен җыр, театр сәнгате һәм әдәбият та бик әһәмиятле. Бу юнәлештә дә тиешле чаралар каралырга, кирәкле проектлар уздырылырга тиеш.

 

Нәселеңне беләсеңме?

 

Тарихи кулъязма мирасын өйрәнү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әгәр дә иске татар телендә кулдан язылган хатларны, истәлекләрне, хезмәтләрне алдагы берничә ел эчендә кириллицага күчереп өлгермәсәк, алар тузанга әйләнеп, юкка чыгарга мөмкин. Моңа юл куярга ярамый!

Һәрбер татар үз нәселен, үз тамырларын белергә, өйрәнергә тиеш. Аның өчен архивларда сакланган мәгълүматлардан файдаланырга була. Нәселең тамырларын белеп, шәҗәрәңне төзеп, киләчәк буыннарга калдыру – үзеңнең татарлыгыңны саклау дигәнне аңлата. Ә татарлыкны саклау – авылларыбызны да саклау, аларның юкка чыгуына юл куймау һәм, иң беренче чиратта, авыл мәктәпләренең булганнарын саклап калу. Мәктәбе, кибете, клубы ябыла икән, андый авыл бетәргә хөкем ителгән. Бары тик авыллар гына татарның гореф-гадәте, әдәп-әхлагы, мәдәнияте сагында тора. Авылларда гына татарлык бар тулылыгы белән сакланып килә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы икътисадын ныгытырга, авылларда калучы яшьләргә дәүләт тарафыннан өстенлекләр бирелергә тиеш.

Идеологик яктан көчле йогынтыга ия булган авыл Сабантуйларының бетерелүенә юл куймаска! Татарны дөньяда таныткан бу милли бәйрәм – халкыбызның җыр-биюләрен, төрле уеннарын, кызыклы ярышларын, татарча көрәшне үз эченә ала. Аны балалар да кечкенәдән күреп үсә. Димәк, Сабантуй да, үзенә күрә, бер тәрбия чарасы. Гомумән, милли көрәш спорты халкыбызда аерым урын биләп тора. Шуңа да, көрәш спортын бөтен дөньяга таныту, яшьләр арасында популярлаштыру зарур!

 

Интернеттан да файдаланырга кирәк

 

Татарның узган тарихын, сәнгатен, әдәбиятын һәм хәзерге тормышын һәрьяклы яктыртуда Интернет киңлекләрен мөмкин кадәр ныграк куллану зарур. Бу – дөньядагы халыкларны татарлар белән таныштыру, үзебезнең барлыгыбызны, бөек халык дәвамчылары икәнебезне таныту да. Шулай ук, җир йөзенең теләсә кайсы почмагындагы татарлар белән бик тиз арада элемтәгә керү, үзара аралашу, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү чарасы да булып тора.

Гомумән алганда, «Татарларның һәм төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасының төп максаты – татар яшьләрендә үз милләтенә, тарихына, гореф-гадәтләренә, туган теленә карата горурлык хисләре тудыру, аларны һәр нәрсәгә тырышлык куеп яшәргә өйрәтү һәм үз халкына ихтирам, татар мәдәниятенә мәхәббәт хисләрен уяту.

Боларны тормышка ашыру өчен оешма активистлары тарафыннан ел саен төрле чаралар уздырыла: мәкаләләр языла, фильмнар төшерелә, танылган татар шәхесләре белән очрашулар уздырыла, милли бәйрәмнәр үткәрелә һәм төрле интернет чыганакларында зур эш алып барыла. Шул исәптән, динебезне яктыртуга багышланган эшләр башкарыла – изге Рамазан аенда Ифтар кичәләре үткәрелә, хәзрәтләр чакырып дини һәм тормышчан вәгазьләр укыла. Бигрәк тә, яшьләргә кирәкле белемнәр, аң һәм әхлак тәрбиясе бирелә.

«Татарларның һәм төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасының эшчәнлеген санап бетергесез. Шуңа да проектта яктыртылган эшләрне тормышка ашыру безнең өчен бик мөһим һәм аны булдыра алачагыбызга ышанычыбыз зур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин ша Аллаһ! Барлык ална куйган максатлар да тормышка ашсыннар иде. Булмый ,дип, утырсаң берни булмас. Аллаһ бирсә изге ниятләр топмышка ашырлар. Иң мөһиме моңа ышанып эшләргә булнан кадәр барыбызга да тырышырга кирәк! Әмин!