Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Мәрхәмәтле гамәл кылды

Олег Викторович Морозов – 28 нче Түбән Кама бермандатлы округыннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутаты. Ул сайлаучыларының үтенечләре буенча зур эшчәнлек алып бара, шуларга өстәп, мохтаҗ кешеләрне безнең шәһәрдә һәм районда нәшер ителүче “Туган як” һәм “Нижнекамская правда” газеталарына яздыру мөмкинлеге дә таба. Шушы көннәрдә ул 23 ветеранны үз исәбеннән 2022 елның икенче яртысына “Туган як” газетасына яздырды.

“Мин – консерватор, һәр иртәне газета укудан башларга ияләнгән. Бүгенге көндә социаль челтәрләре, телевидениесе, радиосы булган мәгълүмат дөньясында яшәвебезгә карамастан, сезнең барыгызга да газеталар белән дуслашырга киңәш итәр идем. Бу бит бик үзенчәлекле аралашу чарасы. Мин шуңа күрә, үземнең сайлау округында чыгучы җирле матбугатка кагылышлы теләсә нинди проектны  хуплыйм һәм быел да, узган елгы язылу кампанияләрендәге кебек, үз исәбемнән Түбән Кама ветераннарын “Нижнекамская правда” һәм татарча чыгучы “Туган як” газеталарына яздырдым. Һәм барыгызга да һәр иртәгезне газета укудан башларга киңәш бирәм. Бу – барлык яктан да файдалы шөгыль”, – дип шәрехләде Олег Викторович үзенең әлеге мәрхәмәтле гамәлен.

Газета укучыларыбызга шуны да искәртәбез: 14 апрельгә кадәр барлык элемтә бүлекләрендә, шулай ук “Туган як” редакциясенең үзендә дә “Язылу ункөнлеге” дәвам итә. Әлеге акция барышында “Туган як” газетасына ташламалы бәядә – 591 сум 90 тиеннән язылырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев