Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Меңләгән гаиләләрнең берсе

Илебездә Бөек Ватан сугышы михнәтләре кагылмаган гаилә юктыр.Әйе, еллар үткән саен ул фаҗигале чордагы югалтуларның, халкыбыз кичергән кайгы-хәсрәтнең авырлыгы кими сыман. Ләкин яу кырында сәламәтлеге, гомере хисабына җиңү яулаучылар турында якты истәлекләр һәм аларга булган чиксез рәхмәт хисләре безнең күңелләрдә саклана. Түбәндәге язмада сүз 12 ир-егетне сугышка озаткан бер нәсел-гаилә турында. Ә ул дәхшәтле елларда андый гаиләләрнең саны дистә, хәтта, йөзләрчә мең булгандыр...

Бабам – Закиров Хаммәтзәки 1893 елның декабрендә Чистай өязенең Татар Волчьясы авылында хәлле крестьяннар Хаммәтзакир белән Миңлениса гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Тора-бара гаилә ишәя: Хаммәтзәкинең 3 энесе (Сәгыйрь, Шакир, Вагыйзь) һәм өч сеңлесе (Хәдичә, Факия, Фахирә) туа.
Татар авылында туып-үскән һәм русча сөйләшү түгел, руслар әйткән аерым сүзләрне дә яхшылап аңламаган Зәки, 1914 ел ахырында татар мохитеннән аерылып, Беренче бөтендөнья сугышына алына, фронтта яраланып, немецларга әсирлеккә эләгә, әсирлектән соң, Кызыл Армия гаскәрләре сафында, Россиядә ул елларда киң колач алган гражданнар сугышында катнаша.
Ике сугыш газабын һәм тоткынлык михнәтләрен кичереп, туган авылына кайту бәхетенә ирешкән Хаммәтзәки, тыныч тормыш кору нияте белән өйләнеп, гаиләле була. Алар Миннекәй кызы Хәдичә белән тормыш-язмышларын бергә бәйли. Әйе, бәйли. Ләкин бу узган гасырның 20нче еллар башы, Идел буе төбәгендә корылык хөкем сөргән һәм шуның нәтиҗәсе буларак, ачлык килгән еллар. Ачлы-туклы яшәгән Зәки белән Хәдичәнең бер-бер артлы туган беренче ике баласының гаять кыска гомерле булулары да шул ачлык белән бәйле булуында шик юк. Тормышлар бераз җайлангач, 1923-1933 елларда гаиләдә тагын биш бала – өч малай һәм ике кыз дөньяга аваз сала.
...1941 ел, 22 июнь. Бөтен ил халкы өчен кара көннәр – Бөек Ватан сугышы башлана. Әлеге, илебезнең бәйсезлеге, гому-мән алганда, яшәү өчен барган дәһшәтле, гаять канкойгыч сугышта Хаммәтзәки үзе, аның ике улы, өч энесе, бер кияве (сеңлесенең ире), биш бертуганының улы (племянник) катнаша һәм, иң аянычы, аларның дүртесе һәлак булып, яу кырында мәңгегә ятып кала. Игътибар, бер гаиләдән генә дә 12 ир-егет утка кергән һәм, әйтергә кирәк, сүз Хаммәтзәкинең иң якыннары – бертуганнары һәм аларның балалары турында гына бара.
Сугышның беренче көннәреннән үк аның энеләре 1904 елгы Шакир белән 1909 елгы Вагыйзьне һәм бертуганының улы Сабирҗанны (1919 елгы), сеңлесе Фахирәнең ире Шәйхетдин Кәбировны (1907) хәрби комиссариатка чакыртып, фронтка озаталар. Ә сеңлесе Хәдичәнең улы Хәйдарҗан Лотфуллин (1919) сугыш башланганда Украинада армия хезмәтендә була һәм полкташлары белән бергә, сугышның беренче көннәрендә үк фашистларга каршы көрәшкә күтәрелә.
1942 елда Хаммәтзәкинең үзенә дә сугышка китү чираты җитә. Дөрес, башта әле ул мартта – энесе Сагыйрьне (1996), 1 майда олы улы Мостафаны (1923) фронтка озата. 49 яше тулып килүче гаилә башлыгы үзе 30 майда сугышка китә. Шул ук 1942 елның көзендә Сәгыйрьнең икенче улы Сәлихҗанны (1924) да сугышка алалар.
Олы яшьтәге солдатның дүрт баласы белән авылда калган хатыны Хәдичә, ире белән олы улы Мостафаның сугышка китүенә 7-8 ай үтүгә, 1943 елның гыйнварында икенче уллары Мортазаны (1925) сугышка озата. Аның белән бергә Хаммәтзәкинең тагын бер племяннигы – сеңлесе Факиянең улы Хафиз (1925) да Ватанны сакларга китә. 1944 елның көзендә энесе Сәгыйрьнең өченче улы Вәлиҗанны (1927) сугышка алалар.
Хаммәтзәки алгы сызыкка эләкми, илле еллык юбилее якынлашып килүче солдатны Көнбатыш фронтка хәрби техника, корал ташучы эшелоннарны саклап-озатып йөрүче хәрби подразделениегә билгелиләр. Олы улы Мостафа артиллерист, орудие командиры булып, Ленинград фронтында сугыша. Чолганышта калган шәһәрне дошманнан саклаучылар сафында көрәшә, блокада газапларын үз җилкәсендә кичерә. Җиңү көнен Мостафа Закиров Кенигсбергта каршы ала һәм 1948 елга кадәр шунда хәрби хезмәттә була.
Икенче уллары Мортаза махсус лагерьда атна-ун көн мылтык тотарга өйрәнгәннән соң, Сталинград фронтына эләгә. Дөрес, аңа анда озак булырга туры килми: 1943 елның мартында яшь солдатларны Ерак Көнчыгышка, илне япон милитаристларының мөмкин булган һөҗүменнән сакларга озаталар. Соңрак, 1945 елның август-сентябрендә ул Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаша. Туган авылына демобилизациядән соң, 1948 елда гына кайта ала.
Хаммәтзәкинең өченче улы Ибраһимга 1945 елның апрелендә 17 яшь тула һәм аны сугышка алмыйлар. Ул чорда, ягъни, сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы беренче елларда аңа һәм аның яшьтәшләренә, авылдагы хатын-кызлар белән бергә, иң авыр эшләрне башкарырга, фронт өчен, җиңү өчен илгә ашлык, ит, сөт, йон тапшырырга һәм башка эшләр буенча колхозга җиткерелгән планнарны үтәргә кирәк була. Шулай итеп, Ибраһим армиягә 1948 елда гына китә.
...Бөек Җиңү өчен Хаммәтзәкинең 38 яшьлек энесе Шакир Көньяк-Көнбатыш фронтта, энесе Сагыйрьнең 20 яшьлек
улы Сәлихҗан Украина фронтында (Киев өлкәсендә җирләнгән), сеңлесе Хәдичәнең 22 яшьлек улы Хәйдәрҗан 1941 елда Украинада (Черкассы өлкәсендә җирләнгән), 37 яшьлек кияүләре Шәйхетдин Белоруссия фронтында (Витебск өлкәсендә җирләнгән) башларын салалар.
Хаммәтзәки гаиләсенә килгән кайгы-хәсрәт моның белән генә дә чикләнми: хатыны Хәдичәнең бертуган абыйларының уллары: Әһлиулла улы Вәлиулла (1918) һәм Хәлиулла улы Хәмидулла (1904) Ватан сугышы фронтларында һәлак булалар. Ә бертуган апасы Хатимәнең кызы Хатирә сугыш вакытында «торф»ка китеп, хәбәрсез югала...
Кабатлап әйтәм: бу ул елларда шундый язмышка дучар булган күп меңләгән гаиләләрнең берсе генә. Ә бит арада
тагын да аянычлырак язмышлылар да булган. Дүрт-биш баласын сугышка озатып, берсен дә көтеп ала алмаган аналарның олы кайгысын күз алдына китерүе дә гаять авыр. Әйе, еллар үтә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең балалары гына түгел, инде оныклары да гаилә корып, үзләре әти-әни булдылар. Хаммәтзәкинең дә балалары, оныклары һәм аларның балалары Татарстанда, гомумән, илебезнең төрле төбәкләрендә гомер кичерә. Шул исәптән, дүрт дистәгә якын гаилә – Түбән Камада. Иң мөһиме, алар кайда гына яшәсә дә, ул чорда әби-бабалары, ерак туганнары өлешенә тигән авырлыкларны ишетеп беләләр, аларның батырлыклары турында хәбәрдарлар һәм шуның белән горурланалар да. Димәк, халкыбызның каһарманлыгы турындагы хатирәләр алга таба да буыннардан буыннарга күчәчәк.

Рәхим Закиров.
Түбән Кама

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев