Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада Тынычлык проспектында машина бәрдергән малайны “ИВЛ”га тоташтырганнар

Табиблар әйтүенчә, малайның хәле авыр, әмма тотрыклы.

Ул hаман да комада, аны “ИВЛ” аппаратына тоташтырганнар.

Бу хакта “НТР 24” телеканалы хәбәр итә.

Түбән Кама табиблары Казан хезмәттәшләре белән элемтәдә торалар.

Искәртеп узабыз, 14 апрельдә, якынча  16.00 сәгатьтә, “ВАЗ-2114” автомобилен йөртүче ир-ат җәяүлеләр кичүендә самокатта баручы 9 яшьлек баланы бәрдергән.

Башлангыч фаразлар буенча, самокатта баручы бала светофорның кызыл утына чыккан. Юл - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “баш мие җәрәхәтләнгән”, “оча сөяге сынган” дигән башлангыч диагнозлары белән аны балалар шәһәр хастаханәсенә кома хәлендә китергәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X