Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада 9 яшьлек баланы бәрдергәннәр

14 апрельдә, якынча  16.00 сәгатьтә, “ВАЗ-2114” автомобилен йөртүче җәяүлеләр кичүендә самокатта баручы 9 яшьлек баланы бәрдергән.

Бу хәл Тынычлык проспектындагы 109 нчы йорт каршысында булган.

Малайны кома хәлендә балалар шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Баланың баш мие җәрәхәтләнгән һәм оча сөяге сынган.

Бу хакта “НТР 24” телеканалына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов хәбәр итә.

“Бүген Тынычлык проспектындагы 109 нчы йорт каршынсында көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә автомобиль йөртүче 2003 елда туган малайны бәрдергән. Юл - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “баш мие җәрәхәтләнгән”, “оча сөяге сынган” дигән башлангыч диагнозлары белән аны балалар шәһәр хастаханәсенә кома хәлендә китергәннәр”, - дип аңлатты Әхмәтҗанов.

Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X