Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Юл фаҗигасендә беренче сыйныф укучысының аягы имгәнгән

ЮХИДИ хәбәр итә

Юлларда сак булыгыз!

Язның беренче көнендә Яшьлек урамы, 26 нчы йорт тирәсендә, көйләнелми торган җәяүлеләр юлыннан чыгучы 7 яшьлек малайны «Лада» автомобиле бәрдерә.

Юл фаҗигасендә беренче сыйныф укучысының аягы имгәнә. Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Бу урында балаларны да, өлкәннәрне дә «Юл аркылы чыкканда аеруча сак булыгыз!» дип кисәтәсе килә. Сер түгел, юлдан чыкканда олысы да, кечесе дә я телефонга текәлә, я колакчын киеп, музыка тыңлый.

Ике ел рульгә утыра алмаячак

Түбән Камада яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз – гаепләнүчеләр эскәмиясендә. Узган көз ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә машина руле артына утырганда тоткарланган була.

Ноябрь аенда бу ханым йорт янындагы машинасында дус кызы белән ром эчеп, сыйланып алган. Соңыннан автомобилен икенче урынга күчереп куярга гына рульгә утырган булган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп, каушавыннан бордюрга менгән. Тик гүзәл зат моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткәне өчен административ хөкемгә тартылган булган. Хәзер аңа Җинаятьләр Кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк. Суд карары – 100 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев