Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Республикадагы барлык телекомпания вәкилләре киләчәк

5-7 октябрьдә Түбән Камада Татарстан Республикасының «Камский бриз» төбәк телекомпанияләре фестивале узачак.

Фестивальне оештыручылар – «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА»  АҖ, Түбән Кама администрациясе һәм НТР медиахолдингы.

Әгәр онытмаган булсагыз, беренче «Камский бриз» фестивале узган ел «Кама Артек» үзәгендә узган иде. Ул чакта анда Татарстанның 20 шәһәр һәм районыннан 25 телекомпания һәм телестудия катнашты. Ике көн дәвамында журналистлар өчен осталык дәресләре узды, иҗади эшләр бәйгесе дә оештырылды. Жюри 150 дән артык фильм һәм программа карады; «Мәгълүмати программа», «Репортаж», «Телевидение алып баручысы», «Видеооператорның осталыгы», «Телевизион иҗат» һәм «МедиаИнтеграция» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде.

«Камаский бриз-2022» фестиваленә бөтен Татарстаннан телевидение хезмәткәрләре чакырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев