Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Алиянең язмышына битараф булмагыз!

Түбән Камада авырудан җәфа чигүче 11 яшьлек Алия Манеевага кичектергесез операция кирәк. Аңа I дәрәҗә нейрофиброматоз диагнозы куелган, операция өчен 3 миллион 313 мең сум акча таләп ителә. Бу алар гаиләсе өчен күтәрә алмаслык сумма.

Кыз үз тормышын хайваннарны дәвалау белән бәйләргә хыяллана. “Миңа рәсем ясау ошый, ә үсеп җиткәч, хайваннарны дәваларга теләр идем", – дип уйлары белән уртаклаша Алия.

Ә хәзергә Алиянең үзенә ярдәм кирәк. Аның сәламәтлеге белән проблемалары 2013 елда ук башланган. Бу вакыт эчендә аңа әнисе белән күпне кичерергә туры килә. Кызның умыртка баганасы кәкрәя башлаган. Табиблар мәкерле авыру – нейрофиброматоз диагнозы куйганнар.

«2015 елда Алиянең аяклары йөрми башлады. Балага операция ясау турында карар кабул ителде, чөнки аяклары параличлана башлаган иде. Ул аяк-кулларын тоймый башлады, без аны коляскада йөрттек», – дип сөйләде Алиянең әнисе Лилия Манеева.

Мәскәү табиблары Алиянең умыртка баганасын төзәйтү өчен титан конструкция урнаштырганнар. Бу ярдәм итә – ул йөри башлый. Еллар узгач, кыз үсә төшкәч, җайланмага йөкләнеш арта, нәтиҗәдә, конструкция ватылган.

«Ул хәзер күкрәк читлегендә һәм бил тирәсендә бик көчле авырту тоя, бик начар йоклый, аңа сулыш алырга кыен. Аның кан басымы югары», – ди кызның әнисе.

Алия табибларда бик еш тикшерелә. Аның хәлен Мәскәү белгечләре дә күзәтә. Алар кызны яңа операциягә көтәләр һәм аны кичекмәстән ясарга кирәк икән.

«Алиянең умыртка баганасының сөяк блогын дөрес хәлдә формалаштыру өчен аңа яңа тимер конструкция урнаштырырга кирәк һәм ул конструкция кызның киләчәктәге үсеше өчен куркынычсыз булырга тиеш», – дип аңлата Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Диләрә Шакирова.

Алия сезнең ярдәмгә мохтаҗ. 5542 номерга “ДЕТИ” дигән сүзләр язылган СМС хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәрнең бәясе: 75 сум. Шулай ук смартфон белән QR-кодның сканын алып, СБП аша да ярдәм җибәрергә була.

Тулырак мәгълүматны НТР медиахолдингының мәгълүмат хезмәтендә 8 (8555) 40-07-70  (Химиклар пр., 64А) телефоны буенча яки ТРдагы «Русфонд» бюросында: 8 (937) 003-04-68, e-mail: rusfondkazan@yandex.ru аша белешергә була.   “Русфонд” сайтында да күчерергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X