Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Җырлы-моңлы "Әдәби трамвай"

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 55 ел тулу уңаеннан, бер көнлек «Әдәби трамвай» маршруты эшләде.

Без Кызыл Чишмә бистәсенә йөри торган 2 нче трамвай маршрутын сайладык. Бу идея шәһәр электр транспорты идарәсе җитәкчелегенә дә ошады. Әдәби сәяхәтнең темасы итеп шәһәр тарихын алдык.
Трамвайның тышкы ягына теманы яктырткан фотосурәтләр ябыштырылды. Шуңа да гадәти булмаган трамвай тукталышта торучыларның игътибарын җәлеп итәргә тиеш иде. Һәм шулай килеп чыкты да.
Менә трамвай ишекләре ачыла. Кемдер, аны-моны уйлап тормастан, вагон эченә үтә, икенчеләре, башын тыгып, күз карашы белән вагон эчен «йөгереп» уза да кире борыла, өченчесе сораулы карашын ишек төбендә басып торучы кызларга юнәлтә. Алар исә кондуктор түгел, ә шәһәрнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре.
– Тарсынмагыз, «Әдәби трам-вай»га рәхим итегез! Сезне күңелле һәм файдалы сәяхәт көтә, – дип, пассажирларны вагон түренә чакыра алар.
Ишекләр ябыла, трамвай юлга кузгала. Вагон эче, әйтерсең, музей: шәһәр тарихын чагылдырган басмалар күр-гәзмәсе, стеналарда тарихи фотолар... Китапханәче кызлар пассажирлар белән гамьле әңгәмә кора, аларга, шәһәр тарихын яктырткан викто-рина, табышмаклар, шигырь-җырлар тәкъдим итә. Кайбер пассажирлар, уен белән мавыгып, үз тукталышын узып китүен дә сизми калды.
«Әдәби трамвай»га шәһәрнең «Кама таңнары», «Данко» әдәби берләшмәләре әгъзаларын кунак итеп чакырдык. Алар үз шигырьләрен укыды. Мөнҗия Хәлимова гармунын да алып килгән иде хәтта. Ул узган гасырның 80-90 нчы елларында халык яратып башкарган җырлар көйләрен уй-нап, пассажирлар аңа кушылып җырлады.
Безнең трамвай пассажирлары арасында шәһәр төзелешенең беренче көннәреннән үк эшләүчеләр дә булды. Алар истәлекләре белән уртаклашты. Яшьләр дә керде ваго-ныбызга. Әйтергә кирәк, алар арасында шәһәр тарихын белүчеләр шактый иде.
Һәр юлның соңгы ноктасы була. Әдәби маршрут вакыты аеруча тиз үтте кебек. Аны безнең белән узучылар «Сәяхәтче китап» күргәзмәсеннән күңеленә хуш килгән китапны сайлап алды.

Әнфисә Фәйзетдинова,

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X