Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Телне саклауда беренче адымнар

Ана телен өйрәнүнең гади ысулы – иң беренче сүзләреңне шул телдә ишетү һәм сөйләшергә өйрәнү. Әгәр бала белән ике-өч яшькә кадәр гаиләдә татарча сөйләшсәләр, ул сабый ана телен яратып, үз телендә сөйләшергә өйрәнә.

Чөнки ана теле аның тормышының бер өлешенә әйләнә. Ә рус теле һәм башка телләргә балалар соңрак та өйрәнә ала, аның бер кыенлыгы да юк. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшә-гән кешеләргә аны өйрәнү җиңел, тормышыбызга рус теле нык үтеп керде.
Кызганыч, 20-40 яшьлек ата-аналар татарчаны начар белә, яки белми. Без Мәскәү татарлары штабы бу хәлдән чыгу юлларын эзлибез. Һәм җанлы аралашуга өстенлек бирәбез.
23 ел эшләү дәверендә, безгә яңадан яңа кешеләр килә. Без аларның берсенә дә татарча сөйләшүне таләп итеп куймыйбыз. Безгә кешенең нинди гаиләдә туып үсүе, үз миллә-тен ни дәрәҗәдә белүе мөһим. Милләтең белән горурлану хисләре, бе-ренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Сөйләшүләр, әңгәмәләр, тренинглар барышында татарларның бөек милләт булуы турында аңлатып, кешедә үз нәселе, әби-бабалары, милләте белән кызыксы-ну, горурлык хисләре уятырга тырышабыз. Ә инде тел мәсьәләсенә килгәндә, күпләр татар  телендә начар сөйләшүләреннән читенсенәләр.
Безнең максат – татарларны үз ана телендә сөйләшү кирәклегенә инандыру, ышандыру. Алга таба без инде татар мәдәнияте, иҗаты, халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләр, йолалар рухи кыйммәтләр турында сөйлшәүгә күчәбез. Очрашуларга еш кына халкыбызның танылган артистларын, язучыларын, җәмәгать эшлеклеләрен, дин әһелләрен чакырабыз.
Телне татар халык иҗаты, җырлары ярдәмендә өйрәнә башлау җиңелрәк. Бары тик татарларда гына «моң» дигән төшенчә бар.
Татар моңында гына халыкның күңел кичерешләре, рухи көче, кайгы-борчулары салынган.
Менә шулай, татар халкы тарихы, шәхесләре тормышы үрнәгендә, әдәби һәм музыка әсәрләре белән татарларның милли үзаңын үстерергә тырышабыз. Мондый ысул татарларның үз милләте турында фикерләвен тамырдан үзгәртә. Безнең белән ике-өч очрашудан соң, ул бу сөйләшүләр хакында дуслары, күршеләре, туганнары белән уртаклашулары мөһим. Мәскәү татарлары арасында катнаш гаиләләр, татар телен белмәүчеләр, үз телендә аралашмаучылар шактый.
Тел, нигездә, дин әһелләре тырышлыгы белән сакланып калган. Алар һәрвакыт рухи кыйммәтләрне халыкка җиткергәннәр. Без дөньяви тормышта яшибез. Шулай да хәзрәтләрдән безгә күп нәрсәләрне өйрәнергә кирәк.
Телне өйрәтүдә, кеше-нең бар өлкәдә дә үз өстендә эшләве мөһим: тәртибендә, үз-үзен тотышында, һөнәрендә. Татар кайда гына булса да, аңа карап тулы бер милләт турында күзаллауларын истә тотарга тиеш. Татар үз телен, рус телен, чит телләрне белергә, тәрбияле, мәдәниятле булырга тиеш.

Рөстәм Ямалиев,
Мәскәү татарлары штабы рәисе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев